Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кырык ел сәламәтлек сагында тора

Хезмәте лаеклы һәм югары бәяләнгән район кешеләре турында газетабыз һәрвакыт бик теләп яза.

Казан Кремлендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хезмәтләре белән аерылып торучы татарстанлыларга бүләкләр тапшырды.

Алар арасында, әлбәттә, медицина хезмәткәрләре дә бар иде, Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәткәре – терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Дамирә Рыжова да булды.

Дамирә Әсхәт кызының хезмәте югары бәяләнеп, аңа Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исеме бирелде.

Без аның турында укучыларыбызга тулырак сөйләргә булдык.

Иң беренче чиратта, без Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиевның медицина учреждениесе хезмәткәре турындагы фикере белән кызыксындык. Ильяс Илдус улы кыска гына, ләкин бик мәгънәле итеп: «Искиткеч яхшы белгеч, намуслы хезмәткәр, теләсә кайсы пациент белән уртак тел таба белә», - диде. Баш табиб үз хезмәткәре турында уңай сүзләр генә әйтте, бүләкләнүгә лаек булуын билгеләп үтте.

Гаҗәп, әмма аның хезмәт кенәгәсендә нибары ике язма бар: Буа медицина училищесын тәмамлауга ук, ул район хастаханәсенең терапия бүлегенә палата шәфкать туташы итеп кабул ителгән, ә 1985 елда әлеге бүлекнең өлкән шәфкать туташы итеп күчерелгән. Шул еллар дәверендә иң авыр участокларның берсендә эшли.

Дамирә Әсхәт кызы инде 40 ел һөнәре буенча хезмәт куя, Кама Тамагы халкының сәламәтлеге сагында тора.

Ул үзе тумышы белән Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылыннан, Кама Тамагына юллама буенча килгән.

«Училищены тәмамлаганнан соң, безне – бер төркем кызларны автобус белән Кама Тамагына китерделәр. Монда эшләргә кеше юк иде. Алдагы чыгарылыш 3 ел эшләгән һәм яңа гына киткән, безне бик көтеп алдылар. Ул вакытта иске хастаханә иде, шартлар юк диярлек, безне хастаханә территориясендәге иске тулай торакка урнаштырдылар, шулай ук шартлар юк, әмма без яшь, энтузиазм белән тулы идек һәм моны сизмәдек тә. Тәүлек буе хастаханәдә пациентларны карап вакыт үткәрдек. Башта миңа хирургиядә эшләргә тәкъдим иттеләр, ләкин минем күбрәк терапия бүлегендә эшлисем килде,» - диде Дамирә Рыжова.

Аның гаиләсендә медицина хезмәткәрләре юк, ә ул Буа медицина училищесына укырга керергә карар итә, чөнки аңа бу һөнәр ошый, уку йорты да туган йортыннан ерак түгел урнашкан була. Һәр ялда әнисе янына ярдәм итәргә кайтып йөргән. Гаиләдә дүрт бала үсәләр, иртә әтисез калалар, авылда зур хуҗалыкка һәрвакыт хезмәт таләп ителә.

“Бу һөнәрне сайлаганга бер тапкыр да үкенмәдем, башка урында эшли алмас идем”, - ди ул.

Язмыштыр инде, Дамирә Әсхәт кызы безнең районда кала. Күп тә үтми, булачак ире Александр Рыжов белән таныша, ә 1985 елда кияүгә чыга һәм Кама Тамагы аның өчен якын төбәккә әверелә. Яшь гаиләдә ике кыз туа, ә хәзер Рыжовларның өч оныклары бар.

Дамирә Әсхәт кызы бүләк өчен бик рәхмәтле: «Республика җитәкчелегенә, баш табиб Ильяс Илдус улына һәм баш шәфкать туташы Лариса Владимировнага эшемне югары бәяләгәннәре өчен зур рәхмәт», - ди ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул эшләгән елларында төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталары белән күп тапкырлар бүләкләнгән, ә бусы – арада иң әһәмиятлесе.

Үзәк район хастаханәсенең баш шәфкать туташы Лариса Агафонова: «Дамирә Рыжова һәрвакыт иң беренче, бик җаваплы, тәҗрибәле, ул бер дигән остаз, медицина персоналы урта звеносының яхшы җитәкчесе».

Ә аның карамагындагы терапия бүлеге шәфкать туташлары Дамирә Әсхәт кызының яхшы кеше, шул ук вакытта җаваплы һәм таләпчән җитәкче булуын билгеләп үтәләр. Рания Вафина: «Ул тәҗрибәле, грамоталы, әдәпле, һәрвакыт киңәш бирә һәм ярдәм итә торган кеше. Аның белән эшләве рәхәт, теләсә нинди сорау буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аның җитәкчелегенә мин 2 ел элек күчтем һәм яхшы коллективка эләккәнемә шатмын», - диде.

Румия Садруллина Дамирә Әсхәт кызы белән 7 ел эшли: «Шушы еллар эчендә җитәкчедән бары тик яхшы мөнәсәбәт һәм ярдәм генә күрдем, әмма шул ук вакытта ул коллективта җитди дисциплина һәм тәртип булдырды».

Дамирә Әсхәт кызының хезмәттәше табиб-терапевт Александр Суворов аның турында: «Ул бик пөхтә, эшен төгәл башкара, без 1989 елдан бирле хезмәттәшләр, бу вакыт эчендә аңа карата бер тапкыр да шелтә булмады. Ул һәрвакыт үзен иң яхшы яктан күрсәтте. Мондый хезмәткәрләр алтын бәясенә тора!» - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев