Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кушкаен урамында яшәүче язылучыбыз

Кече Кариле авылында урамнар зур түгел һәм аларның атамалары бик кызыклы.

Биредә Ленин, Гагарин урамнары юк, монда барлык урамнарның атамалары татарча. Бүләк уйнатуда җиңгән язылучыбыз Гыйниятуллин Мөдәрис Кушкаен урамында яши.

Ул алты балалы гаиләдә үскән. Олы Кариле мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлауга ук колхозда эшли башлаган. Армиядән кайткач, терлекчелек фермасына бригадир итеп билгеләнгән.

– Ул вакытта бездә ана дуңгызлар асрала торган өч ферма һәм мөгезле эре терлекләр симертү өчен ике корпус бар иде. Анда 120 баш үгез асралды. Дуңгыз фермасында терлекләр гел яңартылып торды, яшь терлекләрне Осинникига симертүгә җибәрә идек. Унөч ел бригадир булып эшләдем, тагын өч ел осеминатор булдым. Аннары гади эшче булып фермага урнаштым.
Ир һәм кыз туганнары кайсы шәһәрдә, кайсы район үзәгендә төпләнгән. Мөдәрис төп йортта калган. Апасы Рәсинә, пенсиягә чыккач, шәһәрдән авылга күченеп кайткан, хәзер Мөдәрискә хуҗалыкта ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев