Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күп илләр гизсә дә, һөнәренә тугры калган

Үзәк район хастаханәсендә эшләүче табиб Улджабой Рахмоновны күпләр белә, бүген без әлеге табиб һәм аның гаиләсе турында сөйләргә телибез.

Улджабой Джураевич тумышы белән Таҗикстаннан, милләте буенча – үзбәк.

Таҗикстанда туып үскән, шунда ук югары медицина белеме алган: 1989 елда ул Дүшәнбе медицина институтын тәмамлаган.

Алар гаиләдә алты бала үскән, Улджабой – иң кечесе, Харьков медицина институтын тәмамлаган абыйсы үрнәгендә ул да медицинаны сайлый.

Әниләре хуҗабикә була, ә әтиләре, Улджабой туганчы ук, юл һәлакәтенә очрап һәлак булган. Гаиләгә әнисе ягыннан агасы һәм өлкәнлек буенча икенче абыйсы Шермәхмәд ярдәм иткән, ул кечкенәдән эшләп, калган туганнарына укырга мөмкинлек бирә. Ел саен зур гаилә туган йортта җыела.

Улджабой Джураевич, институтны тәмамлауга ук, Таҗикстанның Курган-Тюбе шәһәрендә лор белгечлеге буенча эшли башлый.

2013 елда күченү программасы буенча ул Еврей автономияле өлкәсенә Биробиджан шәһәренә күченә, анда 2,5 ел эшли. Хатыны Бибиджамол Кенджаевна башлангыч сыйныфлар укытучысы, Таҗикстанда яшәгәндә, озак вакыт мәктәптә эшләгән.

2014 елда авырудан соң өлкән уллары вафат була, Улджабой Джураевич үзенең тормыш иптәше белән аның кечкенә кызын үзләренә ала, 2 айлык чагыннан бирле Нозанин әби-бабай тәрбиясендә үсә. 2018 елга кадәр гаилә Таҗикстанда яши, аннары Казанга күченәләр. Улджабой Джураевич Казанның 7 нче балалар поликлиникасына эшкә урнаша. Ә 2020 елда ул, үзәк район хастаханәсендә вакантлы урын барлыгы турында ишетеп, гаиләсе белән Кама Тамагы районына күченә. Хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итүгә җитди караучы баш табиб Ильяс Минвәлиев ярдәме белән Рахмоновлар гаиләсенә эш урыныннан фатир бирелә, алар инде дүртенче ел Куйбышев Затонында яшиләр, ә үзәк район хастаханәсе кадрлар белән тулыланды.

«Безгә монда барысы да ошый. Тирәбездә яхшы кешеләр яши, бу якларның һавасы чиста, табигате матур, яшәү өчен барлык уңайлыклар да бар, мәктәп тә, балалар бакчасы да, кибетләр дә – барысы да янәшәдә генә. Конфликтлы хәлләрнең булганы юк. Затонда да, Татарстанда да үземне чит кеше итеп хис итмим. Үзем дә файдалы булырга, кешеләрне дәваларга тырышам”, - ди Улджабой Джураевич.

Бу вакыт эчендә кече улы өйләнгән, оныклары туган, хәзерге вакытта барысы бергә яшиләр.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу гаилә тату, дустанә, игелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл булулары белән аерылып тора. Һәм үзләренә дә тирә-юньдәгеләрдән шундый ук мөнәсәбәт. Ә гаиләдә алар аралашкан үзбәк теле татар теленә бик охшаш, бер-беребезне аңлау өчен тәрҗемәче дә кирәкми. Милли ризыклары да татарныкына бик охшаган: пылау, мантый, әмма үз милли колоритлары бар.

«Әйе, Россия, Татарстан туган як дәрәҗәсе буенча бераз югарырак, әмма монда табиб хезмәте лаеклы бәяләнә, шуңа күрә хастаханәләрдә якын чит илләрдән килеп урнашкан табибларны еш очратырга мөмкин. Татарстан, әлбәттә, милли традицияләр буенча якынрак, телләребез дә бик охшаш. Еш кына кабул итүгә өлкән яшьтәге кешеләр киләләр һәм татарча сөйлиләр, мин аларны аңлыйм, бу эштә бик ярдәм итә”, - ди табиб.

Оныклары Нозанинны Затон урта мәктәбенә укырга биргәннәр, ул инде хәзер өченче сыйныфта укый, беренче чирекне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган. Ул уку алдынгысы гына түгел, бик актив та, спорт белән шөгыльләнә, бадминтон уйный, ярышларда катнаша һәм уңышларга ирешә, театр түгәрәгенә йөри, төрле милләт балалары арасында күп дуслар тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев