Күңелле компаниядә бөтен ишегалды белән
«Затон» идарәче компаниясе, «Күрше фест» республика бәйгесе җиңүчесе буларак, Куйбышев Затонында ишегалды чараларын уздыра.
«Күрше фест» бәйгесе – «Безнең ишегалды» программасының дәвамы, ул халыкка үз ишегалларын иҗат, аралашу һәм активлык үзәкләренә әйләндерү мөмкинлеге бирә. Куйбышев Затонында мастер-класслар, уеннар, балалар һәм өлкәннәр өчен күңел ачуларга бай беренче ишегалды бәйрәменең ничек узганы турында безнең газета язган иде.
Бөтен ишегалды белән дискотекага
Узган шимбәдә «Затон» ШИК ишегалдында идарәче компания директоры урынбасары Ирина Хахалева җитәкчелегендә тагын бер күңелле бәйрәм узды.
«Барысын да сөендергән искиткеч программа булды. Оркестрның чыгышы аеруча куандырды – музыка бөтен ишегалдын шатлык белән тутырды, - дип хәбәр ителә компаниянең ВКдагы битендә. - Оркестр әсәрләрен башкарган арада поселок муниципаль берәмлеге башлыгы күп фатирлы йортларның актив гражданнарын «Безнең ишегалды» программасында актив катнашулары өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Мактау грамоталары белән бүләкләде. Күңелле дискотека барлык катнашучыларга бик күп уңай тәэсирләр һәм яраткан көйләргә бию мөмкинлеге бүләк итте. Бу бәйрәм ишегалдында яшәүчеләр өчен чын вакыйгага әверелде, үзеннән соң җылы хатирәләр калдырды һәм кабат күрешү теләге уятты...»
Шул ук вакытта Ирина Петровна торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә идарәче компаниянең инде 20 ел эшләве, һәм бу вакыт эчендә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итүе турында әйтте.
Командалар югары класс күрсәтте
Ә август башында «Күрше фест» кысаларында җиде команда катнашында волейбол турниры узды. «Мәйданчыкта беренче матчтан соңгы матчка кадәр азарт һәм спорт дәрте атмосферасы хөкем сөрде. Командалар югары класслы уен, оста техниканы, хәрәкәтләр көйлелеген һәм чын команда рухын күрсәттеләр. Һәр матч чын тамашага әверелде, анда спортчылар һәр туп өчен көрәште. Җанатарлар үз командаларына алкышлар һәм сокланулы кычкырулар белән көч биреп тордылар. Аларның энтузиазмы уенчыларны өстәмә энергия белән тулыландырды һәм яңа батырлыкларга илһамландырды, - дип язылган «Затон» шәхси идарәче компаниясенең социаль челтәрдәге битендә. - Бу волейбол турниры чын спорт, дуслык һәм сәламәт яшәү рәвеше бәйрәменә әверелде, бистәбезнең спорт тормышында якты эз калдырды!»
Ә төп нәтиҗә, әлбәттә, елгачылар бистәсендә яшәүчеләрнең һәм кунакларның рәхмәте. Мондый күңелле ишегалды чараларыннан соң алар социаль челтәрләрдә сокланулы фикерләрен калдырганнар:
«Бәйрәм искиткеч булды! Безгә бик ошады. Халыкка һәм кунакларга шундый игътибарыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!»
Чыннан да, искиткеч компаниядә вакытны бөтен ишегалды белән бергә уздыруы күңелле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев