Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңел җылысы белән

24 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районда «Күңел җылысы белән» дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрелде. Аның максаты - балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү, аларда позитив социаль кыйммәтләр формалаштыру.

Кама Тамагы муниципаль районының халыкка социаль яклау үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә карау, кайгырту, игътибарга мохтаҗ булган өлкән яшьтәге 133 кешегә хезмәт күрсәтелә.
Акция вакытында «Өмет яры» приюты балалары һәм районның гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары укытучылар җитәкчелегендә открыткалар, ясалмалар әзерләп, аларны өйгә барып социаль хезмәт күрсәтелүче бүлек карамагындагы өлкәннәргә тараттылар.
хәйрия акциясендә катнашучыларның барысына да рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев