Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кулларыннан гөлләр тама

Бу ханым өч баласының кайгыртучан әнисе генә түгел, эш сөючән хуҗабикә һәм искиткеч матур кул эшләренә сәләтле иҗат кешесе дә.

Кама Тамагында Рәсимә Нәҗмиеваны укытучы буларак беләләр, бу гаҗәп түгел, чөнки ул ике дистә ел буена балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан. Хәзерге вакытта Рәсимә Шәрифҗан кызы үзен гаиләсенә багышлаган, ә бу – хатын-кыз өчен иң мөһиме. 

Балачагы һәм студент еллары

Язмабыз герое тумышы белән Бишалаб авылыннан. Алар гаиләдә өч кыз үскән, Рәсимә – иң олысы, сеңелләре Венера һәм Роза. 

– 6-7 сыйныфларда укыганда, көзге урып-җыю чорында әтием янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә туры килде. Ул чакларны сагынып искә алам, - ди Рәсимә ханым. – Әтием инде күптән мәрхүм. Әнием сеңлем Венера белән авылда яшиләр.   

Олы Бортастагы урта мәктәпне тәмамлагач, Рәсимә документларын Казан дәүләт университеты-ның филология факультетына тапшыра һәм, сынауларны уңышлы узып, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ул үзенең студент елларын һәм әлегә кадәр җылы мөнәсәбәтләрдә булган курсташларын яратып искә ала.

– Хезмәт юлым дүртенче курста укыганда ук башланды, ул вакытта – 1991 елда мин Казанның 64 нче мәктәбендә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укыттым, - дип дәвам итте сөйләшүебезне әңгәмәдәшем. – 1992 елда университетны тәмамлап, шул мәктәптә эшләвемне дәвам иттем. Булачак тормыш иптәшем Рифат белән студент чакта ук таныштык һәм, дүрт ел очрашып йөргәннән соң, гаилә кордык. Югары белем алгач, икебез дә юллама буенча туган районыбызга эшкә кайттык: Рифат – үзәк район хастаханәсенә, мин Кама Тамагы урта мәктәбенә эшкә урнаштым.

Гаиләсе һәм яраткан эше

Узган ел Нәҗмиевларның гаилә корып яши башлауларына 30 ел булган. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Ләйсән КФУның фәлсәфә факультетын тәмамлаган, кияүдә, Казанда яши. Ләйсән, әти-әнисе кебек үк, эш сөючән булып үскән, кулыннан бар эш тә килә, нинди генә эшкә алынса да, барысын да булдыра.

Уллары Азат Казан авиация институтын тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән һәм хәзер Казанда эшли. Кече уллары Әмир Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 8 сыйныфында укый.

– Педагогик стажым 20 елдан артык, - ди Рәсимә Шәрифҗан кызы. - Әмма улыбыз Әмир белән декрет ялыннан соң мәктәпкә чыкмадым, чөнки баланың сәламәтлеге буенча проблемалар барлыгы ачыкланды. 

Шуннан соң язмабыз герое берничә ел районның туган якны өйрәнү музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли. Һәм шул ук вакытта, кайда гына эшләсә дә, нинди генә вазифа биләсә дә, Рәсимә Шәрифҗан кызы һәрвакыт үз эшен яратып, бар осталыгын һәм көчен куеп башкара.

Кайгыртучан әни һәм искиткеч хуҗабикә

2015 елда ул үзен гаиләгә багышларга карар кыла. Бүгенге көндә үзенең тормышыннан, язмышыннан канәгать. Кече уллары белән килеп чыккан кыенлыкларны алар сынау дип кабул иткән. “Янымда һәрвакыт мине аңлаучы, ярдәм итүче гаиләм, әнием, туганнарым бар, Аллаһка шөкер”, - ди Рәсимә ханым.

Дүрт ел элек ул лаеклы ялга чыккан. 

– Үз йортыбыз, үз хуҗалы- гыбыз белән яшәгәч, әлбәттә, эш һәрвакыт җитәрлек, - дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем. - Иртә яздан кош-корт алып үстерәбез, зур бакчабыз бар, анда яшелчә дә, җиләк-җимеш тә үсә. Уңышны җыеп алгач, төрле кайнатмалар, компотлар ябам. Без бит җир баласы, матурлыкны, табигатьне яратабыз. 

Нәҗмиевларда бакча эшчәнлеге гыйнвар аеннан ук башлана  

– Бүгенге көндә петуния- нең төрле төстәге 20 дән артык төрен, помидорның 7 сортын, кыяр, суган утырттым, - ди Рәсимә Шәрифҗан кызы. – Әле быел соңга калынды. Узган ел 8 мартта кызыл помидорлар ашаган идек инде. Тәрәзә төбендә экзотик үсемлекләр дә үстерәм, мәсәлән, мандарин. Аның үсентесен кызым Төркиядән алып кайткан иде, куе-сары төстәге җимешләре күп булды.

Матурлык ничек туа?

Бакчалары май аеннан башлап, кара көзгәчә шау чәчәктә утыра. Рәсимә Шәрифҗан кызы –  тәҗрибәле чәчәк үстерүче.  

– Орлыкларын кибеттән сатып алып, үсентеләрен үзем үстерәм, - дип уртаклашты ул безнең белән. -Күңелемә аеруча хуш килгән чәчәкләрнең орлыкларын киләсе ел өчен җыеп куям. 
Аның тагын бер мавыгуы – кәрзиннәр һәм кашпо үрү. Берничә ел элек махсус материал –  ротангтан кәрзиннәр үрә башлаган. Аннары әлеге декоратив эшләнмәләргә петунияләр утырткан. 

Берникадәр вакытка яңа мавыгуы икенче планга күчә, әмма узган ел ул кабат үрү эшләренә керешкән. Башта кирәкле материалны популяр маркетплейслар аша алган булса, соңрак Казанда махсус кибет булуы ачыкланган. Рәсимә Шәрифҗан кызы үзе яки балалары кирәкле әйберләрне сатып ала, һәм 3-4 ай тырышлык нәтиҗәсендә 40 тан артык уникаль кәрзин үрелгән. 

Ә бу исә бәйрәмнәргә, якын кешеләрнең туган көннәренә, дусларга һәм күршеләргә менә дигән бүләк. Әлеге шөгыле турында белгәч һәм героинябызның үз куллары белән ясаган әйберләрен күргәч, танышлары кәрзи- ннәргә һәм кашполарга заказлар бирә башлаган. Шулай итеп, әңгәмәдәшем аларны заказга да үрә, бер кәрзингә 3-4 сәгать вакыт китә. 
Кемдер ире моңа ничек карый икән дип уйларга мөмкин. 

– Ул һәрвакыт минем идеяләремне, мавыгуларымны хуплый, чөнки алар, беренче чиратта, иҗади мөмкинлекләрне тормышка ашырудан канәгатьлек китерә, - ди Рәсимә Шәрифҗан кызы. - Кәрзин үргәндә, мин аларда нинди чәчәкләр үсәчәген күз алдына китерәм.  Үрү мине тынычландыра, кирәкмәгән уйлардан арындыра. Кәрзин үргәндә, музыка тыңлыйм, күңелдә тынычлык урнаша, ә кулларымда матурлык туа. Кәрзиннәрне гел парлап үрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев