Кул эшләренә оста
Ләйсән Саттарова әти-әнисе белән Көрәле авылында яши.
Көллиятне кызыл диплом белән тәмамлагач, ул Казан заводларының берсенә эшкә урнашкан. Коллектив та, эше дә бик ошаган, ләкин авырганнан соң, авылга кайтырга мәҗбүр булган.
Ләйсән кул эшләре белән шөгыльләнергә, матур композицияләр иҗат итәргә ярата. Яңа елга ул чыршы бизәгән һәм бүләкләр уйнату барышында бүләккә эләккән подноска бик шат булды.
– Кызыл ат елы җитеп килә, менә сез бизәкле кызыл поднос бүләк иттегез, ул бу бәйрәмгә бик туры килә. Ә район газетасын мин күптән алдырам, һәрвакыт кызыксынып укыйм.
Ләйсәннең әти-әнисе Илгиз һәм Зәкия Саттаровлар гомер буе туган авылларында эшләгәннәр. Әтисе Карл Маркс исемендәге колхозда тракторчы булып, аннары терлекчелектә хезмәт куйган. Зәкия апа мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән.
– Үзебезнең транспортыбыз юк, шуңа күрә район үзәгенә барыр өчен машина эзләргә туры килә, чөнки рейс автобусы йөри торган трассага җәяү бик ерак. Ул автобуска атнага бер генә тапкыр булса да Иске Барышка түгел, Көрәлегә барырга ярамыймы икән? Без пенсияне почта аша алабыз, коммуналь хезмәтләр өчен телефон аша түли алмыйбыз. Газ һәм электр энергиясе өчен түләргә Кама Тамагына барырга туры килә. Ә барырга әйбер юк. Күптән түгел кызыбызның теше авыртты, ике көн хастаханәгә бара алмады, чөнки транспорт таба алмадык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев