Кукмара урманнарын Идел киңлекләренә алмаштырган
Кама Тамагы егетенә бу кызның үзенең хатыны булырга тиешлеген аңлау өчен өч тапкыр очрашу да җиткән. Шулай итеп, Кукмара якларында туып-үскән Альбина Кама Тамагына килеп эләгә һәм моңа бер генә дә үкенми.
Альбина Миңнегалиева ун елдан артык үзәк район хастаханәсенең рентген-кабинетында лаборант булып эшли. Казан медицина көллиятен тәмамлагач, ашыгыч ярдәм фельдшеры белгечлеге алган.
- Уку дүрт ел дәвам итте, теләсә нинди очракта да беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча киң белем алдык, - ди әңгәмәдәшем. - Уку тәмамлангач, мин Кукмара үзәк район хастаханәсеннән үземнең эшкә алынуым турында хат китерергә тиеш идем. Әмма булачак ирем Кама Тамагыннан шундый ук документны алып килде һәм, әгәр Кукмарага китсәң, сине югалтуым бар дип, миңа тәкъдим ясады һәм Кама Тамагы үзәк район хастаханәсеннән алып килгән хатны бирде. Мин риза булдым.
Шулай итеп, медицина көллияте бусагасын яңа гына атлап чыккан Альбина яңа тормышка аяк баса.
- Бистәгә бик тиз ияләштем, гәрчә монда бездәге кебек урманнар булмаса да, популяр итек басмасалар да һәм Кукмарадагы кебек брендлы савыт-саба ясамасалар да. Аның каравы биредә иксез-чиксез елга киңлекләре һәм яраткан кешем бар.
Альбина Миңнегалиева терапия бүлегендә палата шәфкать туташы булып эшли башлый, ә декрет ялыннан соң улына якынрак булыр өчен «Салават күпере» балалар бакчасына шәфкать туташы булып урнаша. Мәктәпкәчә учреждениедә эшләгәндә, читтән торып Мәскәү социаль-гуманитар институтын тәмамлаган һәм, кызы үскәндә, тәрбияче булып эшләргә өлгергән.
Унбер ел элек үзәк хастаханәнең рентген кабинетында урын бушагач, бу эшне Альбинага тәкъдим иткәннәр, һәм ул янә хастаханәгә кайткан.
- Бу белгечлек буенча укыдым һәм менә уникенче ел инде пациентларга флюорографик тикшеренүләр үткәрәм һәм табиб кушуы буенча рентгенограммалар ясыйм. Сурәтләрне табибларның компьютерына җибәрәм, ә алар инде нәтиҗә чыгаралар, гәрчә күпчелек очракта патологияне мин үзем дә күрәм.
Безнең үзәк район хастаханәсе заманча цифрлы аппаратура белән максималь җиһазландырылган, монда баш табиб Ильяс Илдус улының өлеше зур. Мәсәлән, бездә күчмә рентген аппараты бар, аның ярдәмендә без урын өстендәге һәм каты авырулы пациентларны тикшерәбез. Шул ук вакытта пациентлар да, медицина хезмәткәрләре дә нурланыштан саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Кама Тамагына килүемә бер тапкыр да үкенмәдем. Безнең хастаханә әйбәт, коллектив тату, шуңа күрә монда эшләү һәрвакыт кызыклы.
Бүген исә язмабыз героеның улы Казан авиатөзелеш көллиятендә укый, ә кызы әле мәктәптә, әмма әнисенең эзеннән китәргә хыяллана. Альбинаның сеңлесе дә медицина хезмәткәре – Казан перинаталь үзәгендә шәфкать туташы, шуңа күрә бу гаиләдә кешеләр сәламәтлеге өчен җаваплылык турында ишетеп кенә белмиләр.
Үз эшләренең профессионаллары булган әлеге күркәм хатын-кызларны һәм барлык үзәк район хастаханәсе, ФАП, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз һәм аларга катлаулы эшләрендә җиңеллек, гаиләләренә иминлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев