Куйбышев Затоны шәһәр җирлеге
Куйбышев Затоны штп башлыгы Николай Ефимов җирлекнең 2024 елдагы эше турында хисап тотты.
2025 елның 1 гыйнварына халык саны 2838 кеше тәшкил итә, бу миграция үсеше сәбәпле, алдагы елга караганда 8 кешегә күбрәк.
Узган ел “Үзара салым” программасы буенча җыелган акчалар тиешле максатка тотылган: Камышлы күле чистартылган һәм төзекләндерелгән, контейнер мәйданчыкларын ремонтлау эшләре башкарылган.
Бистәдә 2025 елда үзара салым акчасы җыю буенча гражданнар җыеннары узган. Быел акчаларны бистә юлларына вак таш түшәүгә һәм каты көнкүреш калдыклары өчен бункерлар сатып алуга тоту планлаштырыла.
«Хөрмәтле поселок халкы, сезне программа буенча түләүләр кертүегезне һәм җәйге чорда акчаны кулланырга өлгерү өчен моны мөмкин кадәр тизрәк, март ахырына кадәр эшләргә кирәклеге турында танышларыгызга, туганнарыгызга аңлатуыгызны сорыйм. Милек салымнарын түләү срокларын үтәүне, бурычлар барлыкка килүгә юл куймавыгызны үтенәм. Бурычларыгызны ачыклау һәм квитанция алу өчен поселок советына мөрәҗәгать итә аласыз», - диде Николай Ефимов халыкка.
Бистәдә төрле даталарга багышланган чаралар күп үткәрелә. Мәдәният йортында төрле яшьтәге кешеләр өчен сигез иҗат коллективы эшли. Яшьләр өчен үрнәк булган хөрмәтле гаиләләр күп. Аларның күбесенә район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды, поселок советы хезмәткәрләре юбилярларны котладылар һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Узган елда бистәдә суүткәргеч- ләрне һәм канализация челтәрлә- рен алыштыру буенча эш башкарылган; энергия саклый торган яңа яктырткычлар куелган; үзәк урамнарга чәчәкләр утыртылган, «Чиста яр» һәм «Чиста урман» акцияләре узган; юл буе полосасы чистартылган; сезон дәвамында даими рәвештә үләннәр чабыла һәм өрәңге үсентеләре киселә; Идел буендагы ял итү урыннары тәртипкә китерелә; агачлар утыртыла; грант акчасына паркка сәхнә сатып алып урнаштырылган; поселокка керү юлында «Я дома» арт-объекты урнаштырылган; Пионер урамына асфальт җәелгән; Гагарин урамыннан почтага кадәр тротуар түшәлгән; почта бинасына капиталь ремонт ясалган; обелиск янындагы Мәңгелек утка газ үткәрелгән; паркка видеокүзәтү урнаштырылган; зиратта өмәләр үткәрелгән, Кайперде чокырларында законсыз оештырылган чүплекләр бетерелгән; рус-татар зиратында инвентарь өчен бина һәм бәдрәф төзелгән; алты контейнер мәйданчыгы ремонтланган.
Илдәге вәзгыять җәмгыятьне берләштерде, халык махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм итү өчен волонтерлык төркемнәре оештырды. Ул безнең районда да бар, команданың төп өлеше – Куйбышев Затоны халкы, нәкъ менә биредә посылкаларны әзерлиләр, солдатларның үтенече буенча кирәкле әйберләрне җыялар.
«Без якташларыбызга ярдәм күрсәтүне һәркемнең бурычы дип саныйбыз һәм, хөрмәтле затонлылар, сезнең читтә калмавыгызны үтенәбез, - диде Николай Ефимов. - Бистәбезнең иң актив кешеләренә: Альмира Винниковага, Ананий Угаровка, Павел Ежовка, Хәлим Зиннәтуллинга, Рәфкать Рәҗәповка һәм бистә өчен җан атып йөрүче бик күпләргә рәхмәтемне белдерәм. Уртак тырышлыгыбыз һәм һәркемнең катнашуы нәтиҗәсендә бистәбезне тагын да уңайлырак һәм төзегрәк итәрбез дип ышанам».
Халык җыелышында катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров сайлауларда ышаныч белдергән өчен район халкына рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев