Ковидка антитәнчекләре булган россиялеләргә 21 февральдән QR-кодлар бирелә башлаячак
Хәзерге вакытта QR-кодлар коронавирус белән чирләгән яки вакцинация узганнарга гына бирелә.
Россиядә коронавируска югары титрлы антитәнчекләре булган кешеләргә QR-кодлар бирә башлаячаклар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тиешле боерык чыгарды, дип хәбәр итә РИА Новости.
«21 февральдән QR-кодны антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре буенча алырга мөмкин булачак — РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы», — диелә агентлык хәбәрендә.
Хәзер QR-кодлар коронавирус белән чирләгән яки вакцинация узган Россия халкына бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев