Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

КӨРӘЛЕ: могҗизалы ташлар төсләрен үзгәртә

Көрәле авылы мәдәният йорты театр коллективы «Идел-йорт» бәйгесенә якташыбыз Гөлшат Мөхәммәтшина пьесасы буенча куелган «Могжизалы ташлар» спектаклен тәкъдим итте.

Узган ел бу иҗат коллективы Гөлшат Мөхәммәтшинаның «Ике аккош» пьесасын сәхнәгә куйган иде. Әлеге спектакль, сәхнәләрдә уңышлы куелып, тамашачыларны куандырды. Бу юлы коллектив сәләтле якташыбызның яңа пьесасын алган, һәм премьера театр сөючеләрне янә Көрәле авылының кечерәк кенә, әмма уңайлы мәдәният йортына җыйды. 

Сәхнәдә тасвирланган вакыйга безнең көннәрдә бара, баерга теләүче күрәзәчеләр күпләрнең фаразлар өчен акча түләргә әзер булуыннан файдалана. 

Ә спектакль азагында могҗиза булды, ташлар чыннан да тылсымлы булып чыкты – намус буенча яшәргә кирәклеген аңлаган геройларның уйлары кебек, алар карадан акка әверелде. Шул рәвешле, автор һәрберебез өчен мөһим булган мәсьәләләрне күтәрде, артистлар сәхнәдән аларны бик оста җиткерделәр, ә тамашачылар талантлы якташларын алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев