Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Конкурска документлар кабул ителә

Татарстанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үткәрүче «Лизинг-грант» программасы буенча конкурска документлар кабул итү дәвам итә. Конкурс сайлап алу тәртибе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтындагы «Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү», «Эшмәкәрлекне хуплау программасы», «Лзиниг-грант» программасы» бүлегендә урнаштырылган. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге программа буенча акчаның 30% авыл эшмәкәрләре, гаилә хуҗалыгын...

Татарстанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үткәрүче «Лизинг-грант» программасы буенча конкурска документлар кабул итү дәвам итә.
Конкурс сайлап алу тәртибе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтындагы «Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү», «Эшмәкәрлекне хуплау программасы», «Лзиниг-грант» программасы» бүлегендә урнаштырылган.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге программа буенча акчаның 30% авыл эшмәкәрләре, гаилә хуҗалыгын үстерүгә бирелә. Үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән техника һәм җиһазлар лизинг килешүе буенча субсидия түләү белән 1-5 елга лизингка бирелә. субсидия түбәндәгеләргә бирелә:
-конкурска заявка биргәндә теркәү вакыты 1 елдан ким булмаган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасыннан 45% күләмендә, әмма 1 млн. сумнан артык түгел;
-конкурска заявка биргәндә теркәү вакыты 1 елдан артык булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасыннан 30% күләмендә, әмма 3 млн. сумнан артык түгел.
Программада крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгының кулланучылар кооперативларын кертеп, эшләүчеләр саны 250дән артык булмаган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары катанаша ала.
Сорауларыгыз булган очракта аңлатма сорап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне хуплау департаментының финанс-хокукый консультация бүлегенә мөрәҗәгать итәргә яки 8843-524-90-90 телефоны аша шалтыратырга, шулай ук 420021, Казан, Мәскәү урамы, 55 адресы буенча килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев