Кояш энергиясен куллану буенча беренче тәҗрибә
Кама Тамагында беренче тапкыр шәхси йортта кояш батареялары урнаштырылды.
Төркиянең кояш елына 300 көн яктырта торган курорт районнарында күп фатирлы йортларның түбәләре әнә шулай күренә. Кояш батареяларыннан тыш, һәр фатир өчен түбәдә су савыты урнаштырылган. Аланиядә яшәүчеләр әйтүенчә, алар электр энергиясен кышкы болытлы көннәрдә генә куллана.
Кама Тамагындагы шәхси йортларның берсенә бер ай элек кояш батареялары урнаштырылды. Безнең районда кояш энергиясен беренче кулланучы Сергей Лядов: «Батареялар көз көне куелды, бу вакытта кояшлы көннәр аз булды, шуңа күрә әлегә нәтиҗәләр ясарга иртәрәк», - диде.
Киңәйтелгән киңәшмәдә «Татэнергосбыт» АҖның Кама Тамагы бүлеге җитәкчесе Сергей Митрошин хәбәр иткәнчә, күрше Югары Ослан районында кояш батареяларын кулланучылар дистәгә якын һәм бу уңай тәҗрибәдән файдаланырга теләүчеләр бар. Шул ук вакытта кулланучылар, “акыллы” счетчиклар кую нәтиҗәсендә, микрогенерация принцибыннан файдалана ала, ягъни кояш батареялары җитештергән электр энергиясенең артыгын челтәргә тапшырырга мөмкин.
Белгечләр болай ди: «Урта полосада үзеңне автоном рәвештә электр белән тулысынча тәэмин итү мөмкин түгел. Болытлы кышкы көннәрдә куәте җитсен өчен кояш батареяларының гаять зур запасы булу кирәк, ә җәй көне энергия артык булачак.
Аккумуляторларны кулланырга була, ләкин алар кыйммәт тора һәм кояш батареяларына караганда ешрак сафтан чыгачак, нәтиҗәдә челтәрдән килгән электр энергиясенә караганда кыйммәткәрәк төшәчәк. Әгәр дә чыгымнарны өлешчә киметергә телисез икән, аккумуляторларны кулланмагыз, ә артык энергияне челтәргә сата аласыз. Әмма Россиядә коллектив энергия белән тәэмин итү челтәренә кояш батареяларын тоташтыру буенча ташламалар әлегә гамәлдә түгел».
«Минем станция сәгатенә 1 кВт электр энергиясе җитештерә, ә мин ярты киловатт кулланам. Артыгын челтәргә тапшырам, ә кич, кояш булмаганда, аннан файдалана алам. Әмма бер момент бар – кояш батареяларын теләсәкайсы йорт хуҗасы урнаштыра ала, ә макрогенерациядән милкендә торак йорты һәм җире булган кулланучы гына файдалана ала. Гамәлдә моны оештыру бик мәшәкатьле. Шуны да истә тотарга кирәк: җиһазларның бәясенә тотылган чыгымнар 10 елдан соң каплана», - дип билгеләп үтте Сергей Лядов.
Электр энергиясенә тарифларның ел саен үсүен исәпкә алсак, чыгымнарның каплану вакыты озакка сузылмаска да мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев