Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көч хакыйкатьтә һәм геройларыбызда

Казанда «Хакыйкатьтә көч — горурлык һәм җиңү» трофей техникасының күчмә күргәзмәсе тәкъдим ителде, һәм без, һичшиксез, мондый әһәмиятле вакыйгадан читтә кала алмадык.

Казанга Үзәк стадион янындагы мәйдандагы экспозиция ябылыр алдыннан бардык.

Күргәзмәгә гаиләләре белән килделәр

Эш көне (дүшәмбе) булуга карамастан, килүчеләр җитәрлек иде. Барысына да керү бушлай булды, һәм металл эзләгеч аша узгач, без Американың атаклы «Abrams» танкын да, «M-113» һәм «Kirpi» бронетранспортерларын да, «Mastiff» британ бронеавтомобилен, Австриянең «Pinzgauer» вездеходын да үз күзләребез белән күрдек…

Кешеләрнең бирегә гаиләләре белән килүләре сөендерде – әтиләр улларына һәм кызларына мондый техниканы тартып алуның никадәр авыр булуын аңлаттылар, кадетлар, курсантлар шулай ук каһарман яклаучыларыбыз алган трофейларны бик теләп карадылар. Ә хәрби техниканы белеп бетермәүчеләр өчен, сугышчыларыбыз тартып алган һәрбер техника янында урнаштырылган стендта хәрби машинаның характеристикасы, аны басып алу тарихы тәкъдим ителгән иде, хәтта телефонны QR-кодка якын китереп, тар-мар итү видеосын карарга мөмкин булды.

Безнең заман геройлары 

Һәм менә алдыбызда Ленин орденына ия, Кызыл Байраклы, 2 нче дәрәҗә Суворов һәм Кутузов орденлы 35 нче аерым гвардия мотоукчы бригадасының «Солнцепек» ТОС-1А авыр утаткыч системасы хәрби машинасы экипажының батырлык тарихы. 

Георгий Скорых (машина командиры), Сергей Губарев (наводчик-оператор) – икесе дә Алтай краеның Топчиха авылыннан, һәм Роман Черепанов (механик-йөртүче) – шулай ук тумышы белән Алтай крае Барнаул шәһәреннән, ут чарасы дежуры бурычын үтәгәннәр. Дошманның техникасын һәм тере көчен тар-мар итү буенча сугышчан бурыч алганнар. Ракеталарны җибәргәч, расчет җибәрелгән снарядларның тиешле урынга очып җитмәвен ачыклаган. Һәм хәрби машина экипажы, салкын акыл белән эш итеп, төзәтмәләрне төгәлләштереп, кабат һөҗүм ясаган, Украинаның милләтче бүлекчәсенең 12 боевигын һәм 3 Nissan Navara автомобилен ут белән тар-мар итә. Расчетның вакытында һәм төгәл хәрәкәтләре дошманга шактый зур югалтулар китерә, нәтиҗәдә безнең штурм подразделениеләре тактик өстенлек алган.

Яу кырында ялгыз сугышчы

Һәм менә тартып алынган техника янында тагын бер сугышчы – 55 нче аерым гвардия мотоукчылар (тау) бригадасыннан Богдан Бормотов фотосы беркетелгән стенд. Богдан – пилотсыз очкыч операторы, Ханты - Манси автоном округының Нягань шәһәрендә туып үскән. Максатларына ирешүдә шәхси үҗәтлеге, тумыштан килгән таланты нәтиҗәсендә ул кыска вакыт эчендә FPV-дроннар белән идарә итргә өйрәнгән, хәрби шартларда югары осталык күрсәткән. Һава разведкасын алып бару буенча хәрби бурычын үтәгәндә, хәрби хезмәткәр урман полосасы ышыгында безнең позицияләр ягына таба баручы Австриядә җитештерелгән «Pinzgauer» вездеходына юлыккан. Рядовой Бормотов бик тиз генә хәлне бәяләп, транспортны юкка чыгарырга карар кылган. Максатка беренче омтылыш машинаның алгы өлеше РЭБ чаралары каплаганлыгы күрсәткән. Десантның төшә башлаганын көтеп алганнан соң, Богдан максималь тизлектә хәрби кирәк-яракларны нәкъ менә десант бүлегенә җибәреп, машинаны һәм анда булган 10 ВСУ сугышчысын юк иткән…

Ярты ел эчендә миллионнан артык кеше килгән

Ә ярты ел эчендә «Үзәк» гаскәрләре группировкасы хәрбиләре кулга төшергән техника Россиянең 13 төбәгендә - Урал, Себер һәм Идел буе федераль округларында булган, һәм аларны 1,3 миллионнан артык кеше караган. Экспозиция үз эшен 28 ноябрьдә Ульяновскида тәмамлады, шуннан соң ул Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәренә җибәреләчәк, анда ул Үзәк хәрби округының «Патриот» паркында урнаштырылачак.

Әлбәттә, әлеге истәлекле күргәзмәдә героик тарихлар һәм дошман техникасы шактый, әмма экспозиция, һичшиксез, алга таба тагын да тулыланачак, чөнки Ватаныбыз өчен катлаулы бу елларда аның чикләрен саклап көрәшүче каһарманнар күп. Тумышлары белән зур илебезнең төрле почмакларыннан булган яугирләр барысы да, кайчандыр бабалары көрәшкән кебек, гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны яклый…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев