Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Китапханәдә корбан ашы уздырылды

5 октябрь көне Авылара үзәк китапханәдә район үзәгендә яшәүче өлкәннәрне чакырып китапханә хезмәткәрләре корбан мәҗлесе үткәрде. "Корбан бәйрәме - һәрберебез өчен дә ярлыкау, иманыбызга тугрылыклы булып калуны раслау, Ходай Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә- тирәдәгеләреңә шатлык - һидаять бүләк итү ае,"- дип Миләүшә Заһретдинова мәҗлесне...

5 октябрь көне Авылара үзәк китапханәдә район үзәгендә яшәүче өлкәннәрне чакырып китапханә хезмәткәрләре корбан мәҗлесе үткәрде.

"Корбан бәйрәме - һәрберебез өчен дә ярлыкау, иманыбызга тугрылыклы булып калуны раслау, Ходай Тәгалә кушмаган гамәлләрдән тыелу һәм начар ниятләрдән котылу, үзеңә, әйләнә- тирәдәгеләреңә шатлык - һидаять бүләк итү ае,"- дип Миләүшә Заһретдинова мәҗлесне ачып җибәрде . Ул яңа китапларга күзәтү үткәрде. "Сугыш чоры балалары" дип исемләнгән җыентыктан Рамилә Маликованың "Уфалла арбасы" дигән шигырен укыгач, ак яулыклы хөрмәтле апалар да сүзгә кушылды, авыр, ачлы-туклы еллар хатирәләрен яңартты. " Туфан Миңнуллин. Истәлек- хатирәләр, әдәби сәхифәләр" китабын тәкъдим иткәч тә, олуг әдипне күреп белүчеләр булуы ачыкланды. Сәкинә апа Хөснетдинова, Һадия апа Галиева Туфан аганы искә алдылар. Соңыннан Һадия абыстай Коръән сүрәләрен укыды.

Корбан чалучыларның изге ният, максатларының, сәдакаларның кабул булуын, иманнарыбызның ныклыгын теләп , илгә- көнгә тынычлык сорап бергә дога кылдылар.

Бәйрәм табыныннан торгач та, кунаклар китап, журналлар белән танышты, китапханәчеләр белән аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев