Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кирельский авыл җирлеге

Халык җыелышта актив катнашты, мәдәният йорты залы тулы диярлек иде.

Җирлек составына 3 торак пункт: Кирельский, Мордва Каратае, Ишем авыллары керә. Гомуми халык саны – 576 кеше. Авылларда балалар тууы сөендерә.

2024 ел бюджеты 107% ка үтәлгән, гәрчә салымнар буенча бурычлар булса да, алар төрле пособиеләр һәм субсидияләргә тәэсир итә, шуңа күрә бурычларны вакытында түләргә кирәк.

Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Зиннәтуллин авылдагы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның халыкның керем чыганагы булуын билгеләп үтте. 2024 елда бу юнәлештә хәтта зур булмаган үсеш күзәтелде. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар узган ел 170 мең сумга якын субсидия алган. Фәнис Ярхәметдин улы искә төшергәнчә, субсидияләргә документлар бары тик электрон формада гына «Минем субсидияләрем» мәгълүмат системасының рәсми сайты аша тапшырыла. 

2023 ел ахырында торак пунктларда уздырылган гражданнар җыеннарында «Үзара салым» программасы буенча җыю өчен суммалар билгеләнгән. Кирельский халкы һәм ишемлеләр узган ел 500 әр сум, моркаратайлылар 1000 әр сум җыйган. Нәтиҗәдә торак пунктларны төзекләндерү өчен җирлек миллион сумнан артык акча алган.

Җыелган акчалар җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән: 

2024 елның июлендә пычрактан һәм ләмнән суүткәргеч коелар чистартылган, Кирельский авылында Гагарин һәм Түбән урамнарындагы 11 бикне алыштырганнар. 

Авыл эчендәге юлларны карап тоту һәм төзекләндерү эшләре башкарылган. 230 тонна вак таш сатып алынган, юллар грейдерлаштырылган. Шулай ук торак пункт территорияләрендә үлән чабу эшләре башкарылган, урам баганалары өчен яктырткыч лампалар сатып алынган, акчаның бер өлеше юлларны кышын тәртиптә тотуга билгеләнгән.

Ишем һәм Мордва Каратае авылларында урам юлларын карап тоту һәм аларны ремонтлау эшләре башкарылган, җәй көне үләннәрне чабу эшләре башкарылган, урамнарны яктырту лампалары сатып алынган, юлларны кардан чистарту эшләре алып барыла.

Мордва Каратае авылындагы паркны төзекләндерү өчен төзелеш материаллары сатып алынган.

2025 елда җыелырга тиешле суммалар шулай ук гражданнар җыеннарында билгеләнгән. Җирлекнең барлык торак пунктларында да һәр кешедән 500 әр сум җыярга карар кылынган.
Барлык җыелган акчалар юлларга вак таш җәюгә, территорияләрне төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга тотылачак.

«Хөрмәтле авыл халкы, сез үзегез дә төп эшләрнең үзара салым акчалары хисабына башкарылуын күрәсез, шуңа күрә акча җыю мәсьәләсенә җаваплы карарга чакырам. Республика елның беренче кварталында җыелган сумманы индексацияли, шуңа күрә акчаны агымдагы елның 25 мартына кадәр тапшырырга кирәк», - диде Фәнис Зиннәтуллин.

Ул җирлек тормышында актив катнашучы, авыл территорияләрен, юл буйларын, зиратларны, һәйкәлләрне һәм обелискларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын җыештыру буенча өмәләрдә катнашкан кешеләргә рәхмәт белдерде. 

2024 елда Ишем авылында Ишем елгасы үзәне чистартылган.

Мордва Каратаенда 220 метр озынлыктагы электр чыбыгы СИПка алыштырылган.

Кирельский авыл җирлеге территориясендә 3 мәдәният учреждениесе эшли, китапханә һәм мәктәп белән берлектә төрле мәдәни-массакүләм чаралар үткәрелә.

«2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу ел тарихның төрле чорларында Ватан өчен көрәшкәннәрнең батырлыгына, шулай ук бүгенге көн геройларга – махсус операциядә катнашучыларга хөрмәт күрсәтү булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы якынлашканда, Кирельский авыл җирлеге территориясендә Бөек Ватан сугышы ветераны Макарычев Николай Михайлович һәм 6 тыл хезмәтчәне яшәвен билгеләп үтәсем килә, - диде Фәнис Ярхәметдин улы. - Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткәннәре өчен җирлектә яшәүче битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәм, күпләр махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә катнаша. Бу эш егетләребез кайтканчы дәвам итәчәк».

Хисап җыелышы тәмамланганнан соң, Кирельский авыл җирлеге гражданнарын Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Алар арасында Тәнзилә Хәйруллина, Нина Балякаева, Нина Чекменева, Нина Исхакова, Наҗия Хәлиуллина, Әсхия Логинова, Раиса Вязникова, Гөлсинә Колосова, Наталья Хәлиуллина, Людмила Ерычева бар. Алар үзләренең бөтен гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган, гаҗәеп хезмәт сөючәнлек һәм югары профессионализм үрнәге күрсәткәннәр. 

Күп еллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен җыелышта Людмила Ерычева Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Людмила Олеговна 20 елдан артык Кама Тамагы совхозында терлекче булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев