Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Киләчәккә карап

«Россия эше» кадрлар үзәгендә Ачык ишекләр көне узды.

Чарада Ф.С.Юнысов исемендәге Кама Тамагы татар мәктәбе укучылары катнашты. Укучылар «Кадрлар»милли проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәген модернизацияләү буенча төзүчеләр тарафыннан башкарылган эшне уңай бәяләделәр.

– Без кадрлар үзәгенең нинди шартларда эшләвен күрсәтеп кенә калмадык, район халкына күрсәткән ярдәм чаралары турында да сөйләдек, – диде мәшгульлек үзәге җитәкчесе Наталья Кадыйрова. – Укучылар вакансияләр банкы белән танышты, «Россия эше» порталының мөмкинлекләре, балигъ булмаганнарны укудан буш чорда вакытлыча эшкә урнаштыру турында мәгълүмат алдылар.

Аннары балаларга СФР клиентларга хезмәт күрсәтү оешмасында булдылар, аның җитәкчесе Илмир Гыйльметдинов аларга учреждение эшчәнлеге турында сөйләде. Чара ахырында яшьләр үзәге һәм «Форпост» МБУ хезмәткәрләре укучыларга ышаныч телефоны номеры язылган белешмәлекләр тараттылар. Балалар яхшы кәеф белән генә түгел, зур булмаган бүләкләр белән дә кайтып киттеләр. Мәктәп укучылары белән әлеге форматта эш бөтен уку елы дәвамында барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев