Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кибет шау-шу белән ачылды

Узган атнада Кама Тамагындагы үзәк урамнарның берсе өч сәгатькә ябылды.

Иртән «Пятерочка» кибетенә керү юлында хуҗасыз сумкага тап булганнар. 

Кибет директоры Лилия Карпова белән сөйләшүдән аңлашылганча, ул сумканы кичә кибетне япканда да күргән. Әмма янәшәдәге бинада яңа сәүдә ноктасы ачарга әзерләнәләр һәм эшчеләр җиһазлар урнаштыруны тәмамлап килә торган вакыт була.

– Мин аны эшчеләрнең сумкасы дип уйладым һәм әһәмият бирмәдем. Ә иртән сумканы кабат күргәч, аннан сиренага охшаган авазлар да килгәнгә, полициягә хәбәр иттем, - диде ул.
Кибет ишеге янында «ЛДПР» дип язылган зәңгәр-сары сумка тора иде, аннан әледән-әле ниндидер авазлар килә. ПСЧ-116 янгын сүндерү-коткару гарнизоны һәм полиция бүлеге РайПО мәйданы участогын транспорт хәрәкәте һәм кешеләр өчен япты.

Предметның куркынычлылык дәрәҗәсен билгеләү өчен Югары Ослан полиция бүлегеннән кинолог чакырылды. Ул эт белән әйберне тикшерде һәм этнең шартлаткыч җайланма тапмавы турында хәбәр итте. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре сумканы тикшерде. Аннан шәхси әйберләр һәм телефон табылды. Рингтонына сирена авазы куелган телефон тавышы кибет хезмәткәрләрендә шик уяткан да инде. 

– Без элемтәләрне күзәтәбез һәм шәхесне ачыклыйбыз, - дип хәбәр итте газетага полиция җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марс Сабитов.  - Ул сак фирмасы хезмәткәре булып чыкты, фирма хуҗасы ачыкланды.

Берничә минуттан сумканың хуҗасы да билгеле булды, ул Кама Тамагында яшәүче ир-ат булып чыкты.

Бу вакыйга һәркемгә дә уяулыкны югалтырга ярамавы турында тагын бер кат искәртте. Шикле, хуҗасыз теләсә нинди әйбер куркыныч булырга мөмкин. Аны кулга алырга, ачарга ярамый. Табылдык турында полициягә хәбәр итү – иң дөрес карар.

Шуңа күрә күрше бинадагы сәүдә ноктасының ачылышы онытылмаслык булды, керү юлына беркетелгән шарларның шартлавы вакыйганың киеренкелеген тагын да арттырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев