Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешеләргә матурлык бүләк итә

Унынчы сыйныфта укыганда ук, үзенең чәчтараш булачагын инде белгән, бүгенге көндә ул – зур ихтыяҗ булган осталарның берсе.

Тенеш поселогыннан Венера Харисова егерме елдан артык каматамагылыларның чәчләрен тәртипкә китерә.

-Чәчтараш булачагымны һәрчак белдем, - ди Венера Габделхәй кызы, минем белән әңгәмә барышында да чираттагы клиентының чәчен кисүен дәвам итте – аның эш графигы минутлап язылган. – Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан училищесына укырга кердем һәм балачактан хыялланган һөнәрне алып чыктым. 

Укуын тәмамлагач, ул район чәчтарашханәсенә урнаша, аннары халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшли. Инде 10 елдан артык ул шәхси эшмәкәр, үз салоны бар.

Бу октябрь көннәрендә без Венера Харисова турында искә төшерергә булдык, чөнки ул инде берничә ел рәттән, Өлкәннәр ункөнлегендә акция оештырып, хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Быел да 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр өлкәннәр ташлама белән чәчләрен кистерә ала.

Чәчтараш хезмәте читтән караганда гына гади кебек, мода һәм матурлык индустриясе үсә, матур булырга теләүчеләр саны арта. Үз һөнәрендә уңышларга ирешү өчен, Венера Харисова квалификациясен даими күтәрә, чәчтараш сәнгатендәге тенденцияләрне, яңалыкларны күзәтеп бара һәм кешеләргә  матурлык бүләк итә…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев