Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кемдер төзи, кемдер җимерә

Күптән түгел Островский урамындагы җимерек балалар мәйданчыгы турында язган идек.

Социаль челтәрләрдә бу территориядә җыештыру үткәрелгән дигән хәбәр булды.

Без янә анда бардык һәм яшүсмерләрнең мәйданчыктагы җимерек таучыкны алып куйганнары ачыкланды. Әмма участокта үлән чаптырылмаган, вак-төяк чүпләр дә калган.

Владимир Ибалаков һәм Николай Афонин соңгы вакытта биредә ят яшүсмерләр барлыкка килүе, әмма тәртипсезләнмәүләре турында әйтте.

– Ә нәрсәне җимерсеннәр? Җимерәсе җимерелде инде, - дип сукранды әңгәмәдәшләрем. - Элек монда чүплек иде. Елга кырыенда бункер торды. Сергей Гранцов тырышлыгы белән чокырның бер өлеше тигезләнде, территория төзекләндерелде, таганнар-карусельләр урнаштырылды. Һәркемгә ошый иде. 

Тик территориядәге тәртипне даими саклау теләге генә озакка бармаган. Гәрчә бу мәйданда үлән чабу өчен ярты сәгать тирәсе вакыт кирәк булса да. Иске карусельне дә бергәләп буярга мөмкин иде. 

Ир-атлардан «Поселок советы килеп чаптырсын» дигәнне ишетүе сәер. Ә бит поселок советында нибары 4 кеше эшли, бөтен поселоктагы үләнне ничек чаптырып өлгерсеннәр? Аларның эше дә ул гына түгел. Инициативаны хуплый, мәйданчык төзергә булыша алалар,  әмма мәйданчыкны тәртиптә тоту – җирле халыкның бурычы. Башкаларның хезмәтен юкка чыгарган яшүсмерләрне аклап булмый, ләкин якын-тирәдәге урамнарда яшәүчеләр дә дөрес эшләми. 

Южная Околицада халык инициативасы белән балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Ел саен микрорайон халкы таганнарны, комлыкларны, таучыкларны буйый. Җәй буе алар тирә-юньдәге һәм мәйданчыктагы үләнне чаптыралар, «поссовет килгәнне» көтмиләр. Без биредә яшәүчеләрнең тырышлыгы турында гел язабыз. 

Островский урамындагы мәйданга, ир-атлар әйтүенчә, хәзер дә әниләр килә, төзек калган таганнарда балаларын атындыралар. Күрәсең, балаларының чүпле комлыкта уйнаулары һәм үлән арасында уенчыкларын югалтулары алар өчен нормаль күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев