Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кем хаклы?

Узган атнада редакциягә олысалтыклылар – мәктәп автобусында йөрүче укучыларның әти-әниләре килде.

Олы Салтык мәктәбе ябылганнан соң, укучылар район үзәгендәге ике мәктәптә белем ала. Бүгенге көндә авылда 10 укучы бала бар. Тагын бер укучы Олы Мәрәтхуҗа авылында яши. Аларның барысын да мәктәпләргә бер үк автобус илтә. Әле күптән түгел генә Олы Салтык балалар бакчасы мөдире Эльмира Гыйззетдинова, мәгариф идарәсе белән килешү буенча, Мәрәтхуҗадан Олы Салтыкка әлеге автобуста йөргән.

Әмма икенче чиректән башлап автобус хәрәкәте маршруты үзгәртелгән. Әти-әниләр Мария Мухина, Юлия Форстман, Равил Гайнетдинов маршрутның үзгәрүенә ризасызлык белдергән, Сабирҗановлар һәм Ибраһимовлар гаиләләре дә аларны хуплый.

– Узган ел мәктәп автобусы башта Олы Салтыкка кереп, укучыларны алып, аннары Олы Мәрәтхуҗага тагын бер укучыны алырга бара иде, - ди Мария Мухина. – Балаларыбызга, сәгать 6.35 тә авылдан кузгалып китүче автобуска өлгерү өчен, өйдән сәгать 6.10 - 6.15 тә чыгарга туры килде. Бу бик иртә, балаларның йокылары туймый, шуңа күрә юлны авыр кичерәләр, дәресләрдә йокымсырап утыралар. Без маршрутны үзгәртүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Башта автобус Мәрәтхуҗага, аннары гына безнең балаларны алырга керсен дип тәкъдим иткән идек. Тик маршрут расланган һәм аны уку елы башлангач үзгәртергә ярамый дигән сылтау белән баш тарттылар.

Әмма яңа уку елында безнең үтенечне исәпкә алдылар һәм маршрутны үзгәрттеләр. Без дә, балалар да шатландык, автобус беренче чиректә 6.55 тә авылдан  кузгалып китеп, туп-туры Кама Тамагына барды. Өйдән дә алай бик иртә чыгарга кирәкми, юл да кыскарды. Ләкин көзге каникулларның соңгы көнендә безгә маршрутның яңадан элеккегесенә үзгәртелүе турында хәбәр иттеләр. Без ризасызлык белдердек һәм һәм ни өчен уку елы башлангач маршрутны үзгәртелүен ачыкларга булдык. Мәгариф идарәсенә, АТПга, прокуратурага мөрәҗәгать иттек һәм балаларыбызның мәнфәгатьләрен яклау өчен моңа җитәкчеләрнең игътибарын юнәлтергә кирәклеген аңладык.

Вәзгыятьне ачыклау өчен редакция бу конфликтның икенче ягын да тыңлады.

Олы Мәрәтхуҗадан Рәмзия Сәлимова хәбәр иткәнчә, маршрутны үзгәртүне таләп итүгә кадәр, алар ире белән шул юл буенча барганнар һәм юл озынлыгын үлчәгәннәр.

– Улыбыз, мәктәпкә барганда, башта автобуста Олы Салтыкка, аннан шулкадәр үк кире кайтып, Кама Тамагына  барды. Трассадан Олы Мәрәтхуҗага кадәр 2,6 км. Әгәр автобус мәктәп укучыларын башта Олы Салтыктан алып, аннары безгә килсә, алар 5,2 км гына артык юл үтә. Бәрлегуҗадан Кама Тамагына кадәр 18 км. Мин бу мәсьәлә буенча район башлыгына мөрәҗәгать иттем һәм баламны Кама Тамагы – Бәрлегуҗа маршрутына күчерүләрен үтендем, әмма миңа бу автобуста буш урыннар булмавы турында әйттеләр. Мин үзем Бәрлегуҗада фельдшер булып эшлим һәм шул ук көнне Бәрлегуҗа укучыларыннан автобуста урыннар барлыгы турында белдем. Бу проблеманы иң дөрес хәл итү юлы булыр иде. Ә менә баланы маршрут ахырына кадәр алып бару, ә аннары кире алып кайту – дөрес түгел. Бер генә маршрут та болай төзелми – башта ерактагыларны барып алалар, ә аннары юл буенча калганнарын кереп алалар, маршрут баштан ук та шулай төзелгән иде.

Олы Салтык укучыларының ата-аналары Олы Мәрәтхуҗага кадәрге юлның куркынычсыз булмавын сәбәп итеп китерә.

– Ни өчен бер бала аркасында ун бала азапланырга тиеш, - ди алар.

Бу атнаны Олы Салтык укучыларының ата-аналары төрле инстанцияләргә йөреп, уку елы башында расланган маршрутны кире кайтаруны сораудан башлады. Үтенечләре канәгатьләндерелгән очракта да бу гыйнвардан иртәрәк булмаячак.

– Бу хәлдән чыгу юлы түгел, мин баштан ук, әгәр маршрут үзгәртелсә, калган ата-аналар зарлана башлаячагы турында әйттем, - диде «Бэркут» ҖЧҖ җитәкчесе Радик Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев