«Кем гаепле?»һәм «Нишләргә?» – бүгенге көндә дә актуаль сораулар
Җәй якынлаша, димәк, районның зур бистәләрендә яшәүчеләрне су белән тәэмин итүдә кыенлыклар барлыкка килергә мөмкин.
Без еш кына бу җәһәттән, ремонт эшләрен вакытында үткәрми, аны сыйфатсыз башкара дип, коммуналь хезмәтне гаепләргә күнеккән. Шулай да бөтен тармак үз эшенә бирелгән мастерлар кулында, аларга суүткәргеч системасына ремонт ясарга да, аны яңартырга да туры килә.
Ни өчен җәй көне су җитми соң?
Никадәр генә сәер яңгыраса да, без яхшырак яши башладык. Һәр йортта, һәр фатирда суүткәргеч, канализация, савыт-саба юу машиналары, душ кабиналары, мунча бар. Шәхси йортларда бассейннар да сирәк күренеш түгел. Нәтиҗәдә кулланыла торган су күләме даими арта. Әгәр кулланучы счетчикка кадәрге системага тоташкан һәм суның төп күләмен «бушлай» куллана яки су өчен түләми икән, әлеге хезмәтне күрсәтүче коммуналь хезмәт керем алмый гына түгел, зур зыян күрә.
Киңәйтелгән киңәшмәдә «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ААҖ җитәкчесе Илнур Гыйльманов берничә санны китерде.
– Предприятие 70 юридик затка һәм 2,5 мең абонентка су белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтә, - диде Илнур Гыйльманов. - Узган ел 373 мең кубометр су файдаланылган, кулланучылар 214 мең кубометр өчен генә түләгән. Предприятиегә 8 миллион сумнан артык зыян килгән.
– Эшләрнең торышын өйрәнгәннән соң, төп предприятие тоталь тикшерү уздыру турында карар кабул итте. Ул юридик затлардан башланды, аның барышында кайбер хокук бозулар ачыкланды: суүткәргечкә рөхсәтсез тоташу, суны исәпкә алу приборларының ватык булуы, счетчикларда пломбалар булмау һәм башкалар.
Хәзер предприятие контролерлары физик затларны тикшерә башлады. Апрельдә күп фатирлы йортларда яшәүче 200 дән артык кулланучы тикшерелде, 29 мең сумга якын 6 хокук бозу очрагы ачыкланды. Шуның 20 мең сумнан артыгы түләнде.
Суны исәпкә алу приборларын план буенча тикшерүне үткәрергә бина хуҗалары бурычлы. Аларга счетчикларны тикшерү срокларын үтәү өчен җаваплылык йөкләтелгән. Шуны истә тотарга кирәк: тикшерү вакыты урнаштырган вакыттан түгел, ә приборны әзерләү көненнән башлап исәпләнә. Һәр исәпләү приборының үз эксплуатация срогы була, әгәр приборга даими рәвештә техник хезмәт күрсәтелсә, ул гадәттә 6 елдан 12 елга кадәр тәшкил итә.
Судан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штраф махсус формула буенча исәпләнә. Бу вакытта суны куллану өчен барлык приборлар һәм җайланмалар һәм әлеге адрес буенча теркәлгән гражданнарның саны исәпкә алына. Исәп-хисап өч айга башкарыла.
Мәсәлән, күп фатирлы йортта яшәүче дүрт кешедән торган гаилә өчен, хокук бозган очракта, штраф 8 мең сумнан артык булачак. Бакчасы булган шәхси йортта яшәүче шундый ук гаилә өчен – 15 мең сум тирәсе.
Кимчелекләрне бетерү өчен абонентларга «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ААҖга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев