Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Келәнче авылын сайлагыз

«Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы буенча, РФ Цифрлар министрлыгы Россиянең халык саны аз булган торак пунктларын: авылларны, станицаларны, утарларны югары тизлекле мобиль интернет белән тәэмин итә.

Безнең һәрберебез киләсе елда мобиль интернетның кайда барлыкка килүенә йогынты ясый ала. Моның өчен районда яшәүчеләр торак пунктны сайларга һәм аның өчен тавыш бирергә тиеш. Моны агымдагы елның 13 августына кадәр башкарырга кирәк.

Россия Федерациясенең 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнары тавыш бирә ала. Шул ук вакытта үзләре теркәлгән төбәктәге торак пункт өчен генә тавыш бирергә була.

Быел район халкы Келәнче авылы өчен тавыш бирә ала.

Исегезгә төшерәбез, безнең активлык нәтиҗәсендә 2021 елның декабрендә Балтач авылында цифрлы тигезсезлек бетерелде. Хәзер бу авылга баргач, без якыннарыбыз һәм хезмәттәшләребез белән телефон аша элемтәгә керә алабыз, мобиль җайланмадан интернетка кереп, кирәкле мәгълүматны алырга була. Балтач ФАП хәзер ЭКГ үткәрә һәм аны тар профильле белгечләргә чишәргә җибәрә ала. Бу мобиль элемтәнең барлык мөмкинлекләре дә түгел әле.

Бүгенге көндә Келәнче өчен 392 кеше тавыш биргән. Әйдәгез, бу авылга бәйрәмнәргә һәм башка чараларга баргач, үзебез дә мобиль элемтәдә калу өчен, авыл халкына ярдәм итик. Бүген без келәнчелеләргә ярдәм итәчәкбез, иртәгә алар программага керәчәк башка торак пунктта яшәүчеләргә ярдәм итәр.

Безнең ярдәм белән Келәнчедә мобиль интернет киләсе елда ук барлыкка килергә мөмкин. Торак пункт 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән авыл буларак төбәк буенча квотага кертелгән. Монда тоташу өчен техник мөмкинлек бар, ә менә авылда мобиль интернет юк.

Әгәр дә сезнең расланган учет язмагыз булса, дәүләт хезмәтләрендә онлайн тавыш бирә аласыз. Бу очракта тавышлар 2023 елның 13 августына кадәр кабул ителә. Яки Россия Почтасы җибәргән Цифрлар министрлыгына хат җибәрергә була. Бу очракта хатта исем-фамилияне, теркәлү адресын һәм тавыш биргән торак пунктның атамасын язарга кирәк. Хатлар 2023 елның 10 сентябренә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев