Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Келәнче авыл җирлеге

Җирлек башлыгы Дамир Кадыйров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә ике торак пунктта 311 кеше яши.

Кешеләр шәхси хуҗалыкларында терлекләрне елдан-ел азрак асрый. Мөгезле эре терлек 2023 елда – 136 баш (сыерлар – 62), 2024 елда – 112 (50).

Янгын сүндерү машинасы ремонтланган. Үзара салым акчасына урам юллары өчен вак таш сатып алынган, җыелган акчаның бер өлеше зиратны карап тотуга тотылган. Халык 500 әр сум җыйган, субсидияләү нәтиҗәсендә җыелган сумма 5 тапкыр арткан. Бу акчалар территорияне тәртипкә китерүгә, юлларны төзекләндерүгә тотыла.

Җыелыш вакытында проблемалы мәсьәләләр дә каралды. Сорауларның күбесе су белән тәэмин итүгә кагылышлы иде. Келәнченең күп өлешенә яңа линия сузылган, эш әле тәмамланмаган, быел төгәлләү планлаштырыла. Димәк, халык даими рәвештә аварияле сүндерүләр була торган иске линиядән файдалана. Авыл халкы әйткәнчә, «УЮТ» МУП эшчеләре җитешсезлекләрне тиз арада төзәтергә тырыша, әмма проблема кала бирә.

Шулай ук зур бәйрәмнәрдә полиция хезмәткәрләре булмау мәсьәләсе дә күтәрелде: Сабан туенда, Авыл көннәрендә төрле хәлләр булырга мөмкин һәм чараларда полиция хезмәткәрләре булу кирәк.

Авылда яшәүче бер ханым табибларга рәхмәтен белдерде: «Күптән түгел генә хастаханәдә ятып чыктым, пациентларга мөнәсәбәт, тәртип, игътибар бик яхшы дәрәҗәдә. Бик зур рәхмәт! Ирем җитди авырып киткәч, шунда ук Казанга җибәрделәр. Авыл халкына күрсәткән ярдәмегез һәм игътибарыгыз өчен зур рәхмәт».

Җыелыш юбилярларны һәм активистларны бүләкләү белән тәмамланды.

75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән элеккеге сыер савучы Мөршидә Гомәровага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Юбилейлары уңаеннан Наҗия Билалова белән Фаизә Абдуллина ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, алар икесе дә колхозда озак еллар бухгалтер булып эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев