Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә генә авылда зур бәйрәм

Таулар арасында, яшеллектә, гүзәл табигатьле, кечкенә генә Шәпкә авылы урнашкан. Бу авылда халык бик бердәм, ярдәмчел һәм кунакчыл. Шулай булмаса, матур бәйрәмнәр оештырып булырмы икән?!

Өченче ел рәттән Шәпкә авылында бик матур, күңелле бәйрәм уза. Беренче елны Пирог бәйрәме,  узган ел Пирог бәйрәме һәм  Авыл көне  берләштерелеп үткәрелсә, быел Авыл көне уздырылды.

Бәйрәмгә килүчеләрне татар халкыбызның милли ризыклары – күпереп пешкән тәмле икмәк, чәкчәк белән каршы алдылар. Самавырларда тәмле чәйләр кайнады, табаларда алтынсу коймаклар чыжлады. Учакта зур казанда тәмле пылау, хуш исле шашлыклар пешереп сыйладылар. Болар барысы да бушка, берсен дә акчага сатмадылар. Мәйдан тирәли  мулдан әзерләнгән табыннар сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. 

Бәйрәмне азан әйтеп,  дога кылып башлап җибәрделәр. Авылның иң өлкән кешеләрен, юбилярларны, парлап озын гомер итүче гаиләләрне , яңа туган сабыйларны, шушы бәйрәмне оештыруга үз көчләрен керткән, ярдәм итүчеләрне бүләкләделәр. Төрле-төрле күңелле уеннар, җыр-биюләр,  капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату,  йомырка куелган кашык кабып йөгерү,  аркан  тартышу, кул көрәше, парлы уеннар, бәйрәм  шаян уеннар  белән үрелеп барды. Балалар да, өлкәннәр дә  рәхәтләнеп катнаштылар. Уеннарда катнашучылар берсе дә бүләксез калмады. Ә бүләкләрне бик яхшы әзерләгәннәр.

Алып баручы һәм җырчы да чакырганнар. Аларның чыгышлары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Әле алай гына түгел, бәйрәмне ямьләп, зур Ак аю һәм Чебурашка да килде. Кеп-кечкенә авылда шулай зурлап нинди матур бәйрәм оештырдылар! Авыл көне – ул барлык буын кешеләрен берләштерә, очраштыра, аралаштыра.  Бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп күңелле ял иттеләр, очраштылар, күрештеләр, уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр, тәмле ризыклар белән сыйландылар. Бу матур бәйрәм барлык кешеләрнең дә күңелләрендә онытылмаслык хатирәләр калдырды. Өлкән яшьтәге апалар елый-елый рәхмәтләр әйтеп, күңелләре булып кайтып киттеләр.
Кемдер җан атып йөрмәсә, әлбәттә, мондый бәйрәм үзеннән-үзе уздырылмаячак.

Мондый күркәм бәйрәмне оештырырга бик зур ярдәм иткән Зөлфия апа Гомәровага, авыл җирлеге башлыгы Исфан абый Шиһабиевка,  клуб мөдире  Гөлназ апа Минһаҗевага, авылның  тоткасы – һәрвакытта да ярдәмгә әзер торучы кызларга-апаларга, ир-атларга,  иганәчеләргә, авылдашларга Аллаһның рәхмәтләре булсын! Акчалата да ярдәм күрсәттеләр, пылау пешерергә сарык ите дә бирделәр, кем ничек булдыра ала шулай ярдәм итте. 

Киләчәктә дә авыл халкы шулай бердәм булып,  матур бәйрәмнәр оештырырга насыйп булсын! Бердәмлектә көч!

Автор – Гөлгенә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев