Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә генә авылда зур бәйрәм

Таулар арасында, яшеллектә, гүзәл табигатьле, кечкенә генә Шәпкә авылы урнашкан. Бу авылда халык бик бердәм, ярдәмчел, кунакчыл. Шулай булмаса, матур бәйрәмнәр оештырып булырмы икән?!

  Өченче ел рәттән Шәпкә авылында бик матур, күңелле бәйрәм булып уза. Беренче ел үткәрелгәндә "Пирог бәйрәме" ,  узган ел " Пирог бәйрәме һәм  Авыл көне"  берләштерелеп үткәрелсә, быел "Авыл көне" дип үткәрелде.

 Бәйрәмгә килүчеләрне, татар халкыбызның милли ризыклары күпереп пешкән тәмле икмәк, чәч-чәк белән каршы алып торалар. Самавырларда тәмле чәйләр кайный, табаларда тәмле коймаклар чыжылдап пешә. Учакта зур казанда тәмле плау, тәмле шашлыклар пешереп сыйлап торалар. Болар барысы да бушка, берсендә акчага сатмыйлар. Мәйдан тирәли,  мулдан әзерләнгән өстәлләр сый - нигъмәтләрдән сыгылып тора. 

  Бәйрәмне азан әйтеп,  дога кылып башлап җибәрделәр. Авылның иң өлкән кешеләрен , юбилярларны, парлап озын гомер иткән гаиләләрне , яңа туган сабыйларны, шушы бәйрәмне оештыруда үз көчләрен керткән, ярдәм итүчеләрне бүләкләделәр . Төрле-төрле күңелле уеннар, җыр-биюләр,  капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату,  кашыкка йомырка кабып йөгерү,  аркан  тартышу, кул көрәштерү, парлы уеннар, бәйрәм   күңелле уеннар  белән үрелеп барды. Балалар да, өлкәннәр дә  рәхәтләнеп катнаштылар. Уеннарда катнашучылар берсе дә бүләксез калмады. Ә бүләкләрне бик яхшы әзерләгәннәр.

 Алып баручы һәм җырчы да чакырганнар. Аларның җырлары бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Әле алай гына түгел, бәйрәмгә ямь өстәп, зур ак аю һәм чебурашка да килде. Кеп кечкенә авылда шулай зурлап нинди матур бәйрәм оештырдылар! Авыл көне - ул барлык буын кешеләрен берләштерә, очраштыра, аралаштыра.  Бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп күңелле ял иттеләр, очраштылар, күрештеләр , уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр, тәмле ризыклар белән сыйландылар . Узган бәйрәм, барлык кешеләрнең дә күңелләрендә онытылмаслык күңелле хәтирәләр калдырды. Өлкән апалар елый- елый рәхмәтләр әйтеп, күңелләре булып кайтып киттеләр.

Кемдер җан атып йөрмәсә, әлбәттә, мондый бәйрәм үзеннән - үзе уздырылмаячак.

Мондый күркәм бәйрәмне оештырырга бик зур ярдәм иткән Зөлфия апа Мөнир кызына, авыл җирлеге башлыгы Исфан абый Шигабеевка,  клуб мөдире  Гөлназ апа Мингазовага,  авылның  тоткасы булып торган , һәрвакытта да ярдәмгә әзер торучы кызлар - апаларга , ирләргә,  иганәчеләргә, авылдашларга, Аллаһның рәхмәтләре булсын! Акчалата да ярдәм , плау пешерергә сарык та бирәләр, кем ничек булдыра ала шулай ярдәм итәләр. Киләчәктә дә авыл халкы шулай бердәм булып,  матур бәйрәмнәр оештырырга насыйп булсын! Бердәмлектә көч!

 

                                    Гөлгенә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев