Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә авылның көндәлек тормышы һәм бәйрәмнәре

Даныш авылында яңа обелискны ачу тантанасы булды.

Биредә быел җәй көне «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары һәм җиңү белән кайтып, җимерелгән хуҗалыкны торгызып хезмәт куйганнар истәлегенә обелиск төзелгән иде. Исемлектә барлыгы 80 нән артык фамилия бар.
Ачылышка Данышта яшәүчеләр һәм чыгышлары белән бу авылдан булган кешеләр дә килде.
Барысын да Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Рамил Вафин сәламләде, авыл халкын истәлекле көн белән котларга район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов та килгән иде. Галимулла хәзрәт сугышта һәлак булган якташларыбыз рухына дога кылды.
Исемлектәге авылдашлар арасында бу авылда туып-үскән Миндил Шәмсетдиновның әтисенең исеме дә бар, ул район җитәкчелегенә башкарган эшләре, федераль һәм республика программаларында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Менә кызыл тасма киселде һәм халык, якташлары, туганнары рухы алдында баш иеп, чәчәкләр салу өчен, обелиск каршындагы мәйданчыкка үтте.
Чараны Даныш клубы мөдире Роза Гыймадиева үткәрде, ә бу эштә аңа хезмәттәшләре һәм авыл җирлеге үзешчәннәре дә ярдәм итте.

Шимбә көн Даныш чишмәсе янында дәвам итте.
Бу райондагы иң популяр чишмә, бирегә барлык авыллардан һәм бистәләрдән су алырга киләләр. Чишмә мул сулы һәм чиста, суы һәркемгә җитәрлек. Әмма чишмә тирәсендәге территорияне һәрвакыт тәртиптә тотарга кирәк. Данышлылар үзләре үткәрә торган өмәләрдә катнашуларын үтенеп, берничә тапкыр район халкына мөрәҗәгать итте. Быел су алырга уңайлырак булсын өчен йортчыкны һәм чишмә тирәсендәге мәйданчыкны ремонтларга вакыт җиткән.
Данышлылар социаль челтәрләр аша бу тәкъдим белән янә район халкына мөрәҗәгать итте һәм 60 мең сумнан артык акча җыйды.
Бу акчаларга йортчык өчен профнастил, территориягә түшәү өчен плиткалар, башка төзелеш материаллары сатып алынган, акчаның бер өлеше ремонт өчен түләүгә тотылган.
Әлеге акциянең инициаторы авылда яшәүче Шәмсеруй Зиннәтова булды. «Үтенечебезне кире какмаган һәркемгә рәхмәт, - ди ул. - Чишмәнең яңартылуына без бик шат. Су алырга килүче район халкына да матур йортчыкка керүе, таш юл буйлап йөрүе күңелле дип уйлыйм, аяк киемнәре дә пычранмый.  Өмәдә катнашкан һәркемгә тагын бер кат рәхмәт».
Авыл халкын һәм кунакларны Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Рамил Вафин сәламләде. Ул авыл халкына активлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм үз аккаунтында данышлыларның чишмәне ремонтларга өндәүләрен урнаштырган һәм сумманың яртысыннан күбрәген җыйган Куйбышев Затоны волонтеры Любовь Тимошинага кечкенә генә бүләк тапшырды. Данышның үзендә акча җыю белән махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе Гөлнара Сәлимова шөгыльләнде. Данышлылар мөрәҗәгатьләренең игътибарсыз калмавына, популяр чишмәнең яңартылуына бик шат. 
Бу авыл бәйрәмендә Рамил Вафин ике гаиләне – Әскәровларны һәм Зариповларны алтын туйлары белән котлады.  Мөнәвәрә Әскәрова гаилә кыйммәтләрен сакларга өндәп чыгыш ясады: «Гаилә – тормышыбызның нигезе ул, авыр минутларда аңа таянабыз, уңышларыбыз якыннарыбыз күңелендә шатлык уята. Гаиләне “гражданский брак” белән төзергә кирәкми. Аны гомерлеккә дип корырга кирәк».
Ә Рафаэль Гыймадиев данышлыларны зиратта өмә үткәрергә өндәде:«Салтыган, Бишалаб, башка авыллардагы зиратлардагы тәртипне карагыз. Без кемнән ким, җыелып, зиратыбызны җыештырырга кирәк».
Бәйрәмне халык көйләре белән «Сандугач» ансамбле бизәде, алар башкаруындагы җырлар еракка ишетелде. Бу вакытта чишмәгә су алырга килүчеләр агымы туктамады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев