Кечкенә авылларда яшәүчеләр мөһим мәсьәләләрне хәл итә
Бишалаб «Авылны комплекслы үстерү» программасына кертелмәгән, шуңа күрә биредә авылдашлары истәлегенә обелискны үзләре куйдылар.
Зур булмаган Бишалаб авылында бүген нибары алты торак йорт бар, аларда ел әйләнәсе 12 кеше яши.
Җәй көне авыл җанлана, кышын балаларында шәһәрдә торучы өлкәннәр, оныклары белән яшь пенсионерлар, җәй җиткәч, авылга туган йортларына кайта. Бу авылда тыныч, барысы да бер-берсен белә, күршеләре турында кайгырталар һәм өлкәннәргә ярдәм итәләр.
Якташлар һәрвакыт элемтәдә
Бишалаблылар ел саен ата-бабаларының каберләрен җыештырырга җыелалар. Өмә вакытында авыл халкы һәм тумышы белән бу авылдан булган кешеләр проблемаларны ачыклый һәм аларны ничек хәл итәргә икәнлеге турында фикер алыша.
– Ватсапта төркемебез бар, без анда нәрсә эшләргә кирәклеге турында язабыз, авылдашларыбыз кушыла һәм бергәләп проблемаларны хәл итәбез, - ди авыл активистларының берсе Роза Гыйниятова. – Мин үзем Казанда яшим, әмма хәзерге вакытта әти-әниемне карыйм, аларны ялгыз калдырырга ярамый, шуңа күрә биредә торам. Яз көне бездә су белән проблемалар булды. Су авылга суүткәргеч аша чишмәдән килә. Кыш көне кар күп булу нәтиҗәсендә торба кысылган һәм ватылган. Авылдашлар акча җыйды, авыл җирлеге техника белән булышты һәм без торбаны алыштырдык, шулай итеп, сусыз калмадык. Алдарак зиратны коймалап алу өчен акча җыйган идек. Әнә ул нинди чиста һәм пөхтә. Болар барысы да якташлар акчасына һәм алар хезмәте белән башкарылды.
Җыелганнар һәм эшләгәннәр
– Безнең җирлектәге өч авыл «Авылны комплекслы үстерү» программасына кертелде, аның буенча барысында да яңа обелисклар урнаштырылды, - диде Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев. – Бишалаб авылын да программага кертергә тырышып карадык, әмма барып чыкмады. Авыл халкы башта үпкәләде, аннары үзләре җыелып эшләделәр.
– Обелискны күптән куярга теләгән идек. 2020 елда ук шундый карар кабул ителде, әмма ковид безнең планнарны бозды, - ди Роза апа. - Бу юлы эшне ахырына җиткерергә булдык. Җыем игълан иттек, алдагы җыемнардан акча калган иде, шуңа күрә бик тиз генә 150 мең җыелды.
Бәхетебезгә, авылдашыбыз Гарифҗан Зәйнуллин эшкә тотынды һәм улы белән бергә обелискның нигезен ясады, обелискның үзен урнаштырды, сугышта һәлак булган авылдашларның исем-фамилияләре язылган гранит такталарга заказ бирде һәм аларны обелискка беркетте.
Авылда яңа йорт
Гарифҗан Зәйнуллин Бишалабта туып үскән.
– Өч мәктәптә укыдым, башлангыч мәктәпне авылда, Бортаста сигезьеллык, Борнашта урта мәктәп тәмамладым, - ди Гарифҗан. – Без – беренчеләрдән булып укуыбызны Олы Кариледә түгел, Борнаш мәктәбендә дәвам итүчеләр. Анда интернатта яшәдек. Өйгә җәяү яки юлда очраган машиналарда кайта идек. Армиядән кайткач, бер ел колхозда эшләдем, ләкин ул вакытка мәктәпне һәм кибетне яптылар, клубны сүттеләр, шулай итеп, авылның бетеп баруы аңлашылды. Һәм мин Казанга киттем. Пенсиягә җитәрәк, Шелангада йорт сатып алдым, шулай итеп, туган якларымнан ерак түгел урнаштым. Ә улым Ринат минем туган авылымда йорт салырга булды. Әнә ул – төзелеп килүче йорт, моннан стеналары күренеп тора. Ә обелискны без бөтен авыл белән куйдык, аннары коймага акча җыйдык, авылдашлар тирә-ягын төзекләндерде, җирлек башлыгы техника белән ярдәм итте. Шуңа күрә бу безнең уртак казанышыбыз.
Туган як үзенә тарта
Авылда яшәүче аксакалларның берсенә 89 яшь. Нияз Гайнулла улы Зиннуров биредә туып үскән.
– Биредәге мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамладым, ул әнә монда урнашкан иде, - ди Нияз абый, обелиск янындагы кечкенә калкулыкка күрсәтеп. – 11 яшемнән колхозда йөк ташучы булып эшли башладым. Үгезләр җигеп, терлекләргә азык, болыннан печән ташыдым, аннары көтүче булып эшләдем, терлекләр күп иде, шуңа күрә олыларга да, балаларга да эш җитәрлек булды. 15 яшемнән җәй көне комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, аннары Монастырь училищесында укыдым һәм Олы Кариле авылы колхозына комбайнчы булып эшкә кердем. Ул вакытта Казиле Тәмте районына, ә безнең авыл Кама Тамагына керә иде.
1947 елда әти сугыштан кайтты, ә абый 1943 елда Шуя шәһәре янында һәлак булды. Аның батырларча көрәшкәне һәм геройларча һәлак булганы турында командирдан хат килде.
50 нче еллар азагында юллама буенча чирәм җирләрне күтәрергә киттем. Анда яшьләр бик күп булды, күңелле, кызык иде. Бераз эшләгәч, тора-бара Кыргызстанга барып урнаштым. Өйләндем, йорт салдым, балаларыбыз шунда туды. Хатынымнан уңдым, ул бик эшчән һәм дини булып чыкты, мине намаз укырга, мәчеткә йөрергә өйрәтте.
Ләкин туган як һәрвакыт үзенә тартты. Туган авылымны, әти-әниемне сагындым һәм 2006 елда Бишалабка кайттым. Әти-әнием ул вакытка инде мәрхүмнәр иде, йорт ташландык хәлдә булганга, башкасын сатып алдым, аннары аны төзеп бетердем.
Бүген Нияз абый ялгызы гына яши, әмма аның янына Казанда яшәүче балалары еш кайта.
Сентябрьнең җылы көнендә
Изге эшләрне табигать тә хуплый, көн бик матур иде. Авыл халкы ата-бабалары истәлегенә обелискны ачу тантанасына җыелды. Чарага төрле җирләрдән килделәр.
Бәйрәмне үзе дә тумышы белән Бишалабтан булган Рәсимә Нәҗмиева алып барды, ул авылдашларына әлеге акциядә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм сентябрьнең бу җылы көнендә бирегә кайткан авылдашларының күп булуына куанычын белдерде.
Кызыл тасманы Роза Гыйниятова һәм Гарифҗан Зәйнуллин кисте. Илдус Сәгъдиев авылның актив кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
– Бу авылдан битараф булмаган кешеләрнең чыгуына, үз халкының тарихын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүләренә мин бик шат. Алар өчен гаилә кыйммәтләре зур мәгънәгә ия һәм яшәү рәвеше булып тора.
Бишалаблыларны изге эшнең тәмамлануы белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасары Ринат Заһидуллин һәм Елена Сороковнина килгәннәр иде.
Ә авыл өстендә һәркемгә балачактан ук таныш һәм яраткан көйләр агылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев