Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече Карамалда корбан мәҗлесе

Зөлхиҗҗә аенда районыбыз авылларында яшәүчеләр Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләренең, туганнарының, күршеләренең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә омтыла. Корбан мәҗлесләрен авылдашларны җыеп зурлап үткәрү Кече Карамалы авылы тормышында да матур гадәткә кереп бара. 1 октябрь көне авылның тарихы белән мәшһүр мәчетендә өч күрше Уразлино, Сатлыган, Олы...

Зөлхиҗҗә аенда районыбыз авылларында яшәүчеләр Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләренең, туганнарының, күршеләренең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә омтыла. Корбан мәҗлесләрен авылдашларны җыеп зурлап үткәрү Кече Карамалы авылы тормышында да матур гадәткә кереп бара. 1 октябрь көне авылның тарихы белән мәшһүр мәчетендә өч күрше Уразлино, Сатлыган, Олы Карамал авылларыннан да өлкәннәрне дәшеп корбан ашы уздырылды. Аны Уразлино авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин башлап җибәрде. Ул барлык өлкәннәрне котлап, аларга саулык, тормышларында иминлек теләде. Ул бар эштә дә башлап йөрүче Әлфит, Исфат, Илҗдар Хәйруллинга рәхмәтен белдерде. Яһүт хәзрәт Галимов Корҗән сүрәләрен укыды, вәгазҗ сөйләде, авылдашларын мәчеткә йөрергә чакырды. Шулай ук зиратны төзекләндерү эшләрендә бердәм булырга өндәде. Зур ихтирам белән апа ,абыйларны Өлкәннәр көне уңаеннан Гөлнур Гыйззәтова да тәбрикләде. Тәкүбир әйтелгәннән соң мәҗлес мул табын артында дәвам итте. Һәркем булганга шөкер кылып, илгә- көнгә тынычлык сорады. Күршеләр бер -берсе белән аралашты, истәлекләрен яңартты. Соңыннан мәҗлесне оештыруга үз өлешләрен керткән "Кама Тамагы" АХП директоры Рамил Каюмовка, Гөлчирә Моталлаповага, Гөлнур Гыйззәтова, Лилия Гыйлҗмуллина, Зөһрә Рәхимова, Илһамия Хәбибуллина, Зифа Садриевага рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев