Кече Карамалда корбан мәҗлесе
Зөлхиҗҗә аенда районыбыз авылларында яшәүчеләр Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләренең, туганнарының, күршеләренең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә омтыла. Корбан мәҗлесләрен авылдашларны җыеп зурлап үткәрү Кече Карамалы авылы тормышында да матур гадәткә кереп бара. Бу эштә ветераннар советы рәисе тынгысыз Гөлчирә Моталлапова башлап йөри. 1 октябрь көне...
Зөлхиҗҗә аенда районыбыз авылларында яшәүчеләр Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләренең, туганнарының, күршеләренең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә омтыла. Корбан мәҗлесләрен авылдашларны җыеп зурлап үткәрү Кече Карамалы авылы тормышында да матур гадәткә кереп бара. Бу эштә ветераннар советы рәисе тынгысыз Гөлчирә Моталлапова башлап йөри.
1 октябрь көне авылның тарихы белән мәшһүр мәчетендә өч күрше Уразлино, Сатлыган, Олы Карамал авылларыннан да өлкәннәрне дәшеп корбан ашы уздырылды. Аны Уразлино авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин ачып, барлык өлкәннәрне котлады, аларга саулык, тормышларында иминлек теләде. Җирлектә яшәүчеләр исеменнән күмәк эшләрдә әйдәп йөрүче Әлфит Хәбибуллин, Илгиз Төхфәтуллин, Исфат Сөләйманов, Илдар Хәйруллинга рәхмәтен белдерде. Яһүт хәзрәт Галимов Корьән сүрәләрен укыды, вәгазь сөйләде, авылдашларын мәчеткә йөрергә чакырды. Шулай ук зиратны төзекләндерү эшләрендә бердәм булырга өндәде. Зур ихтирам белән апа , абыйларны Өлкәннәр көне уңаеннан Гөлнур Гыйззәтова да тәбрикләде. Тәкъбир әйтелгәннән соң мәҗлес мул табын артында дәвам итте. Һәркем булганга шөкер кылып, илгә- көнгә тынычлык сорады. Күршеләр бер -берсе белән аралашты, истәлекләрен яңартты. Соңыннан мәҗлесне оештыруга үз өлешләрен керткән "Кама Тамагы" АХП директоры Рамил Каюмовка, Гөлнур Гыйззәтова, Лилия Гыйлмуллина, Зөһрә Рәхимова, Илһамия Хәбибуллина, Зифа Садриевага җылы сүзләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев