Кече Карамалда авыл көне үткәрелде
13 июньдә Кече Карамалда зур бәйрәм - Авыл көне үткәрелде. Ул биредә өченче ел үткәрелә һәм аңа шушы авылда туып-үскән күпсанлы кунаклар һәм триә як авылларда яшәчеләр дә җыела. Мәдәният йорт ы артындагы мәйданга төш вакытына барысы да әзер иде инде: эскәмияләр, сәүдә рәтләре. төрле төстәге флакчыклар, тәм-томнар куелган өстәлләр,...
13 июньдә Кече Карамалда зур бәйрәм - Авыл көне үткәрелде. Ул биредә өченче ел үткәрелә һәм аңа шушы авылда туып-үскән күпсанлы кунаклар һәм триә як авылларда яшәчеләр дә җыела.
Мәдәният йорт ы артындагы мәйданга төш вакытына барысы да әзер иде инде: эскәмияләр, сәүдә рәтләре. төрле төстәге флакчыклар, тәм-томнар куелган өстәлләр, янәшәдә генә зур казанда пылау пешә (Марат Кәлимуллинга рәхмәт), коймак чыжлый иде. Бәйрәмне Минзифа Садриева ачып җибәрде. Уразлино авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин иртәдән авыл зираты өстен чистартуда катнашучыларга рәхмәтен әйтте.
МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов исеменнән кечекарамаллыларны бәйрәмнәре белән Илназ Хөснетдинов котлады. Ветераннар советы рәисе Гөлчирә Моталлапова да авыл халкын бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткерде.
Аннары авылның иң өлкән кешесе Фатыйма Хисаметдиновага бүләк тапшырылды, пенсионерларны, хөрмәтле пенсионерларны котладылар. Алар өчен Суфия Гобәйдуллина җырлады. Әнәс Мәһдиев баянда уйнады. "Рафаэлло" бию төркеме чыгыш ясады. Күреш авыллар һәм кечекарамаллылар: Илдар Хәйруллин, Илгиз Гыйлмуллин,Гөлнур гыйззәтова, Хәмит Гафуров, Илсур Хәмидуллин һәм башкалар да үз талантлары белән уртаклашты.
Аннары халык уеннары башланды. Өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп биеде. Авыл җирлеге башлыгы һәм активистлар Гөлнур Гыйззәтова, Фәнзия Моталлапова, Лилия Гыйлмуллина, Зөһрә Рәхимова, Рауза Миңнуллина, иганәселәр Равил Кадыйров, Рушания Шиһапова, Алена Мөхәммәдуллина, Альберт Гыйлметдинов исеменә рәхмәтләр күп әйтелде. Әлеге бәйрәмне оештыручыларның барысына да рәхмәт. Бәйрәм мең гасырлык тарихы бушлгнан мәчет янында үткәрелде, димәк, кечекарамаллыларның саклар һәм торгызыр истәлекләре бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев