Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече Салтык авылында балалар Сабан туе булып узды

Милли уеннар, мавыктыргыч ярышлар бу җәйге көнне балаларга бик күп уңай хисләр бүләк итте.

Традиция буенча капчык киеп йөгерү, бүрәнәдә ярышу, күзләрне каплап уенчыклар кисү һәм башка шаян ярышлар авылга кунакка кайткан балаларны гына түгел, Сабан туенда шулай ук актив катнашкан өлкәннәрне дә шатландырды.

– Казан эшмәкәре Зөһрә Нуриева бәйрәмдә катнашучыларга бүләкләр алырга ярдәм итте, - диде Кече Салтык клубы мөдире Фәйрүзә Җиһаншина. – Зөһрәнең әнисе Җәүһәрия Айсина безнең авылда туып үскән, алар авылдашларын онытмыйлар. Ә чараны үткәрергә китапханәче Рәсимә Сабирова һәм клуб хезмәткәре Гүзәлия Ишанова ярдәм итте. 

Кунаклар һәм авыл халкы чәй табыны артында рәхәтләнеп аралашты, Сабан туенда катнашучыларның, әлбәттә, әлеге бәйрәмнән алган тәэсирләре озакка истә калачак…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев