Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кече Салтык авыл җирлеге

Хисап доклады белән җирлек башлыгы Айрат Җиһаншин чыгыш ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, узган ел «Үзара салым» программасы буенча җыелган акчалар, республика финанславын исәпкә алып, Кече Салтыкта – 268000 сум, Кече Мәрәтхуҗада – 244000 сум, Яшелчәдә 42000 сум тәшкил иткән. Шулай итеп, 554000 сумнан артык акча җирлекнең түбәндәге бурычларын хәл итүгә тотылган: вак таш җәю, авыл эчендәге юлларны ремонтлау һәм карап тоту, Кече Салтыкта рөхсәтсез оештырылган чүплекне бетерү, чишмәне төзекләндерү, Кече Мәрәтхуҗадагы зиратны койма белән әйләндереп алу, ифтар мәҗлесе оештыру һәм Өлкәннәр көненә юбилярлар өчен бүләкләр сатып алу. 

Агымдагы елга планда – Яшелчә авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга һәйкәл ачу, Кече Мәрәтхуҗада суүткәргечләрне ремонтлау һәм урамнарны яктырту.
Җыелыш вакытында кешеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Авыл халкы Кече Мәрәтхуҗада балалар мәйданчыгы төзүне үтенде. «Андый республика программасы юк. Сезгә төзелеш өчен грант ярдәме алырга яки коммерцияле булмаган оешманы җәлеп итәргә була», - диде район башлыгы Наил Вазыйхов. 

Моннан тыш, икенче ел рәттән халык әлегә кадәр алмаган җир пае мәсьәләсен күтәрде. «Колхоз таралганда, җирләрне бүлгән чакта ялгышлыклар булу ихтималы бар. Бәлки, участоклар башка җирлеккә күчерелгәндер, ләкин бу документациядә чагылдырылмаган. Без Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә бу хәлне ачыклыйбыз. Борчылмагыз, мин сезне җирсез калдырмам», - дип ассызыклады Наил Альберт улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев