Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кече шәһәрләрнең киләчәге өчен бизнес һәм җәмгыятьне берләштереп

Россиянең кече шәһәрләренең киләчәге өчен бизнес һәм җәмгыятьне берләштерү буенча муниципаль инвестиция форумнары башланды, аларның бурычы – муниципаль инвестиция вәкилләре берләшмәсе формалаштыру, урыннарда эшләү практиклары белән алмашу.

Беренче форум Төмәндә, икенчесе Татарстанда узды. Тагын икесе Липецк һәм Сочида була, алар август һәм сентябрь айларында узачак. Татарстанда узган форум якын-тирәдәге 38 төбәктән 300 дән артык белгечне җыйды. Казан форумының пленар өлеше Иннополиста узды, белгечләр башкалада мастер-класслар бирделәр. Ике көн дәвамында катнашучылар тармакта стандартлар үсеше, уңышлы тәҗрибәләр һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Мин тренинг үзәге спикерлары Дмитрий Богданов һәм Антон Гаранин үткәргән мастер-классларда булдым.

Дмитрий Богданов чыгышы эмоциональлеге һәм юмор хисенә бай булуы белән истә калды, шуңа күрә форумда катнашучылар аны игътибар белән тыңлады һәм презентация кадрларын фотога төшерде. Аның тәкъдимнәре ачык һәм төгәл иде.

Районга инвесторны ничек җәлеп итәргә?  

Инвесторны чакырыр алдыннан муниципалитетка әзерлек эшләре башкарырга кирәк. Аерым алганда, бизнес өчен инвесторларга нинди җир кишәрлекләрен тәкъдим итәргә мөмкинлеген анализлау зарур. Моның өчен җирләрне инвентаризацияләргә һәм алар арасында туризм, шәхси торак төзелеше, сәнәгать өчен участокларны бүләргә кирәк. Спикерлар фикеренчә, бер үк юнәлештәге берничә участокны берьюлы тәкъдим итмәү мөһим. Мәсәлән, сәнәгать мәйданчыгы өчен булган бер-ике участок сатулашуда бәясе арту хисабына күбрәк акча эшләү мөмкинлеге бирә. Әгәр берьюлы 5-6 участок тәкъдим итсәк, беркем дә сатулашмаячак, чөнки җир барысына да җитәрлек булачак.

Инвесторлар буталмасын өчен, урман фонды җирләрен һәм авыл хуҗалыгы җирләрен төгәл аерып карау мөһим. Потенциаль инвесторга картадагы участокларны күрсәткәндә, алар файдалана алмаячак участоклар белән кызыктырырга кирәкми.

– Инвесторга «Карагыз әле, бездә елгалар һәм урманнар нинди матур» дип әйтмәгез, - дип киңәш итте спикер. - Аның акчасы бар, ләкин ул аны район матурлыгына түгел, үзенә табыш китерәчәк нәрсәләргә тотачак. Онытмагыз, инвестор керткән акчасының аклануын максат итеп куя.

«Трассада» дип язмагыз

Участоклар буенча эшкә ачыклык керткәч, аларның өстенлекләрен: урнашу урынын, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга (газ, электр, су) тоташу нокталарын, логистикасын бәяләргә кирәк.

«Өстенлекләрне санап чыкканда, трассада урнашуы турында язмагыз, - дип киңәш бирде спикер. - Безнең бөтен илебез трассада урнашкан. Инвесторга аның нинди транспорт төрен куллана алачагы турында сөйләгез. Җитештерү яки туристлык объектларының кайсыларына җәяү барып була – шуны күрсәтергә кирәк. Бәлки, нәкъ менә шушы яклары сезнең муниципалитетны сайлау мөмкинлеге бирер. Онытмагыз, инвестор үсеш нокталарын эзли, акча кертеп, ул алга таба үсеш алырга планлаштыра, димәк, әлеге мәйданчыкның өстенлекләрен җентекләп аңлатырга кирәк».

Югары керем дәрәҗәсе – уңай түгел, тискәре як

– Сез җир кишәрлеген рәсмиләштерү вакытының шактый кыска булуы турында хәбәр итә аласыз. Районда эшче көчләр булса, бу сезнең өчен дә, инвестор өчен дә зур плюс. Сез эшсезлек дәрәҗәсен киметәчәксез, ә инвесторга эшчеләрне районга китерергә туры килмәячәк. Муниципалитетта керем дәрәҗәсе югары дип язмагыз, - диде спикер. - Бу потенциаль инвесторны куркытачак кына, чөнки ул арзан эшче көчләр эзли. Инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен өстенлекләрнең берсе – сату базары.  

Һәрвакыт элемтәдә

Әгәр дә сезнең әзер проектларыгыз бар икән – җир бүлеп бирелгән, тоташу нокталары һәм бу продуктка ихтыяҗ бар, ләкин аларны гамәлгә ашырырга акча юк икән, сез бу карарларны инвесторларга кыю рәвештә тәкъдим итә аласыз.

Муниципалитет тарафыннан инвестиция проектын озата бару зур плюс булачак. Ягъни, җирне рәсмиләштерү, РСОга тоташу һ.б. мәсьәләләр белән шөгыльләнүче кеше  булырга тиеш һәм ул һәрвакыт  эш вакытында гына түгел,  тәүлек әйләнәсе инвестор белән элемтәдә тора.  Бу кыска вакыт эчендә проектны тормышка ашыру мөмкинлеге бирәчәк. Онытмагыз, акча озакка сузганны яратмый. Теге яки бу этапта карарлар озаграк кабул ителгән саен инвесторның районнан китү ихтималы да арта.

Социаль челтәрләр ярдәм итә

Дмитрий Богданов Төмән өлкәсе Сладковский районы тәҗрибәсен уңай мисал буларак китерде. Муниципалитетның «Одноклассники» челтәрендәге актив төркеме районның өчтән ике өлешен берләштерә. Муниципаль хакимият бу аккаунтта үзенең эше, планнары, бурычлары турында сөйли. Кешеләр фикер алышуларда актив катнашалар, үз карарларын тәкъдим итәләр. Турыдан-туры һәм кире элемтә көнүзәк мәсьәләләрне, шул исәптән инвесторларны җәлеп итүне дә күпкә тизрәк хәл итәргә булыша.

Белгечләр әнә шундый киңәшләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев