Казанышлары өчен бүләкләнде
Мәктәп маршрутларына хезмәт күрсәтүче автотранспорт предприятиесе – районда эше көйле бара торган оешмаларның берсе.
Биредә эшләүче машина йөртүчеләр, өлкән яшьтә булуларына карамастан, пассажирлар йөртүгә кагылышлы барлык кагыйдәләрне үтәү буенча хезмәттәшләренең күбесенә үрнәк булып тора. Ел саен һөнәри бәйрәмнәре – Автомобильчеләр көненә җитәкчелек иң яхшы эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне бүләкләү турында боерыклар әзерли. Бу юлы көзне көтеп тормадылар – Мактау грамотасын апрельдә үк тапшырдылар.
Светлана Володягина предприятиедә 14 ел эшли. Ул Антоновка авылында туып үскән, мәктәптән соң Казан елга техникумын тәмамлаган һәм берничә ел Казан елга портында финанс ревизоры булып эшләгән. Кияүгә чыгып, кызы тугач, Светлана Алексеевна туган районына кайткан. Үзен төрле эшләрдә сынап караган һәм күңеле АТПны сайлаган.
– Мин диспетчер-кассир булып эшлим, әмма икътисадчы һәм кадрлар белгече вазифасын да башкарам, – ди Светлана Володягина. – Финанс һәм идарә өлкәсендәге теләсә кайсы предприятиедә эш күп, шуңа күрә бухгалтерга да, миңа да мәшәкатьләр җитәрлек. Без предприятие һәрвакыт төгәл эшләсен өчен бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз.
Бу атнада район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов аңа министр Фәрит Хәнифов имзасы куелган ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев