Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда татар абыстайлары форумы үтте

Сәфәр аеның 16 нчы көнендә (20 августта) Россия ислам институты бинасында II Татар абыстайлары форумы булып узды.

Әлеге чарада Татарстанның 39 мөхтәсибәтеннән мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, шулай ук Казан мәчетләрендәге баш абыстайлар – барлыгы 100 мөслимә килде. Катнашучылар арасында Безнең районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе районның баш абыстае Мөнирә апа Хәлиуллина да бар иде. Форумның төп темасы – мөселман гаиләсенең тотрыклылыгын һәм асылын саклау, яшьләрне гаилә коруга һәм балалар тудыруга өндәү, аерылышучылар санын киметү. Форумда төп доклад белән Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина чыгыш ясады. Ул хәзерге абыстайларның эшчәнлегенә тукталды һәм аларның төп башлангычларын мәшһүр татар хатын-кызлары казанышлары белән чагыштырды.  Наилә ханым, 26 актив абыстайның күп еллык хезмәтләрен билгеләп, аларга Рәхмәт хатлары һәм мөфти исеменнән “Казан басмасы” мүсхәфләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев