Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда Гаилә елына старт бирелде

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә «Пар канатлар» гаилә бәйрәме булып узды, анда катнашучылар арасында каматамагылылар да бар иде.

ЗАГС бүлеге һәм Кама Тамагы районындагы «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе Елена Халикова әлеге вакыйганың нечкәлекләре белән уртаклашты.

– Билгеле булганча, киләсе 2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде, - диде Елена Тудимир кызы. - Бөтендөнья татар конгрессы Гаилә елына старт бирде. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды, «Пар канатлар» проекты һәм Россия кооперация университеты оештырды. Гаилә бәйрәменә Чувашиядән, Ульяновсктан, Татарстанның Әлмәт, Тәтеш, Яңа Чишмә, Алексеевск, Теләче, Кайбыч, Югары Ослан, Балтач, Сарман, Әлки, Чистай, Ютазы, Түбән Кама районнарыннан килгән үрнәк гаиләләр, шулай ук Казанда яшәүче татар гаиләләре җыелды. Бу чарада безнең районны 2008 елда «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале белән бүләкләнгән Кама Тамагыннан Раушания һәм Рамил Хәйруллиннар лаеклы тәкъдим итте. Раушания Шәрифҗан кызы һәм Рамил Хәйретдин улы – күп балалы ата-ана, алар өчен гаилә – бәхет ачкычы һәм тормыш юлындагы төп таяныч. Алар – каматамагылыларның хөрмәтен яулаган бәхетле һәм тату гаиләнең ачык мисалы. 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров, Россия кооперация университеты ректоры, «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов барлык җыелганнарны сәламләделәр. 

– Чарада гаилә кыйммәтләре, гаиләнең дәүләттәге роле, нык гаиләләр, дәүләтнең нигезе турында сүз барды, кеше өчен гаилә – ул туган йорт, тирбәлеп үскән бишеге, тормышының мәгънәсе, - дип ассызыклады Елена Халикова. - Кайчандыр «Татар гаиләсе» Бөтенроссия фондының беренче рәисе Туфан Миңнуллин: “Гаилә – дәүләтнең, милләтнең таянычы, һәм милләт, беренче чиратта, аның телен билгели”,- дигән иде. Туфан Габдулла улы киткәннән соң, фонд җитәкчесе итеп билгеләнгән шагыйрь Роберт Миңнуллин үз телеңне, милли традицияләрне белү зарурлыгы, аларны балаларга һәм оныкларга тапшыру кирәклеге идеясен шигырьләрендә яктыртты. 

«Татар гаиләсе» бөтенроссия фонды әгъзасы – Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева бәйрәмдә катнашучыларга үзенең җырларын бүләк итте, ә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Татар гаиләсе» Бөтенроссия фонды һәр гаиләгә бүләкләр тапшырды. Гаилә кыйммәтләре турында фикер алышу чәй табыны янында да дәвам итте.

Бер дигән гаилә бәйрәме  булды, аны Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина алып барды. Ә ахырдан барлык катнашучылар гомуми фотосурәткә төште, ул тормышыбыз нигезе – гаиләгә багышланган әлеге мөһим вакыйга турында искә төшереп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев