Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда «АЛТЫН ТАШБАКА» фестивале узачак

12 мартта Казанда Президентның Табигать фонды ярдәмендә «АЛТЫН ТАШБАКА» Халыкара кыргый табигать фестивале ачыла

2026 елның 12 мартыннан 26 апреленә кадәр Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86) «АЛТЫН ТАШБАКА» - goldenturtle.ru Халыкара кыргый табигать фестивале узачак. 

Фестиваль — кыргый табигать фотографиясе өлкәсендә 20 еллык тарихы булган Россиядәге иң масштаблы мәдәни һәм экология-агарту вакыйгасы.

Уникаль күргәзмәдә дөньяда әһәмияте буенча икенче урында торучы кыргый табигать фотоконкурсы финалистларының 120дән артык эше тәкъдим ителәчәк. Алар арасында «Тыюлыклы Россия» махсус фотоколлекциясе, шулай ук «Мәскәүнең кыргый табигате» номинациясе эшләре бар. Экспозициядә «Ак китап» махсус проекты кысаларында сукыр һәм начар күрүче кунаклар өчен махсус тактиль техникада башкарылган фотолар да урын алачак.

Фестиваль традицион рәвештә мәктәп укучылары белән актив эшли: Татарстан Республикасының 2000 укучысы өчен экология-танып белү экскурсияләре үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев