Казан Сабан туенда ДЧ-2015 катнашучылары кунак булды
1 августта Казанның "Тынычлык" бистәсе торак массивында урнашкан Каенлыкта Сабантуй узды. Гомумшәһәр бәйрәмендә Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионаты кунаклары да катнашты. Сабантуйда күңелле һәм бай эчтәлекле бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Төп мәйданда Татарстанның 11 муниципаль районы үзешчәннәре эшләде. Арча, Алексеевск, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче...
1 августта Казанның "Тынычлык" бистәсе торак массивында урнашкан Каенлыкта Сабантуй узды. Гомумшәһәр бәйрәмендә Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионаты кунаклары да катнашты.
Сабантуйда күңелле һәм бай эчтәлекле бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Төп мәйданда Татарстанның 11 муниципаль районы үзешчәннәре эшләде. Арча, Алексеевск, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Теләче һәм Балык Бистәсе иҗат коллективлары бәйрәм кунакларына республикада яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Төп мәйданда тамашачылар Татарстан риваятьләрен һәм Сабан туе бәйрәме килеп чыгышы тарихын чагылдырган театральләштерелгән тамаша карадылар.
Сабантуй кунакларын һәм республика халкын ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм ФИНА башкарма директоры Корнель Маркулеску сәламләделәр. Рөстәм Миңнеханов республиканың төп Сабан туе шушы көнгә, кунаклар киләчәген исәпкә алып, махсус рәвештә күчерелгәне турында әйтте. Рәсми өлештән соң бәйрәм өлеше башланып китте. Сәхнәдә бәйрәм кунаклары өчен татар эстрадасы йолдызлары, бию коллективлары чыгыш ясадылар. Милли көрәш тә тамашачыларны битараф калдырмады. Төп мәйдандагы ике келәмдә Казан һәм республиканың иң көчле батырлары бил алышты. Каенлыкта теләгән һәркем гер күтәрү буенча һәм бик күп башка бәйгеләрдә көч сынаша алды.
http://www.maidan-journal.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев