Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Катлаулы демографик хәл

Район башлыгы гражданнар җыелышларында демографик хәл турында мәгълүмат бирде.

Районда ел саен халык саны кимү күзәтелә, биредә яшәүчеләр саны ел саен кими бара. Район башлыгы Наил Вазыйхов җыелышларда моңа аерым игътибар юнәлтте.

Шул ук вакытта район башлыгы үз чыгышында уртача хезмәт хакының артуын да билгеләп үтте, ул бигрәк тә авыл хуҗалыгында арткан, анда хезмәт хакы район буенча уртача хезмәт хакыннан югарырак. Районда вакантлы эш урыннары бар, теләгән кеше эш таба ала, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Кама Тамагы муниципаль районының хезмәт базарындагы вәзгыятьне ай саен анализлый. Мәсәлән, 2023 елның 1 гыйнварына эш бирүчеләр игълан иткән вакантлы урыннар саны 52 берәмлекне тәшкил итә (теркәлгән эшсез гражданнар саны - 25). Иң күп вакантлы урыннар производствода - 16 вакансия, авыл хуҗалыгында - 8 вакансия, хезмәт күрсәтүдә - 6 вакансия бар. Бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр: инженерлар, механиклар, электриклар, шартлатучылар, машина йөртүчеләр, тракторчылар, ярдәмче эшчеләр.

Районда юллар, авыл клублары, медпунктлар төзелеше, мәктәпләрне, күп фатирлы йортларны ремонтлау эшләре актив алып барыла. Торак пунктлардагы шәхси йортларда барлык шартлар – газ, су, уңайлыклар – барысы да бар. Ләкин халык саны кими. Яшьләр, туган җирләрен ташлап, шәһәргә китә.

Шуңа бәйле рәвештә районда туучылар саны да кими, ә районга күбесенчә хезмәт эшчәнлеген тәмамлаган өлкән яшьтәге гражданнар күченә...

Авыл җирлекләрендәге җыеннарда район башлыклары да күңелсез статистика китерде, узган ел балалар бик аз туган.

Мәсәлән, Балтач авыл җирлегендә узган ел бер бала да тумаган, 6 кеше үлгән, нигездә болар өлкән яшьтәге кешеләр.

Олы Бортас авыл җирлегендә узган ел 5 кеше үлгән, 3 кеше теркәлүдән төшкән, 2 бала туган.

Ә Олы Кариле авыл җирлегендә ике ел өчен мәгълүмат китерелде: 2021 елда өч бала туган, 2022 елда – бер бала дә тумаган; 2021 елда 14 кеше үлгән, 2022 елда - 11.

Кызганыч, мондый хәл районның һәм республиканың күп кенә авыл җирлекләрендә күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев