Картаямыни соң йөрәк?!
Язмабыз эш сөючән өлкән кешеләр һәм алар янәшәсендә яшәүчеләр турында.
Павел Филатчев үзенең джип машинасы руле артында йөри, баянда уйный – әгәр аның 90 яшьтә булуы турында белмәсәк, боларга гаҗәпләнмәс тә идек.
– Тумышым белән мин Сөйкидән, - дип әңгәмәбезне башлады Павел Михайлович. – Сугыш башлангач, әтине фронтка алдылар, ул шунда һәлак булды. Чакыру пунктына аны озатып барганыбызны хәтерлим, энем – әтинең җилкәсендә, ә мин, олы бала буларак, янәшәдә атладым, шуннан соң башка күрешергә язмады. Әнигә безне, өч малайны, ялгызына гына үстерергә туры килде. Сугыштан соңгы чорда тормыш җиңелләрдән булмады, шуңа күрә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, һөнәри училищега кердем, сәнәгать җиһазлары слесаре һөнәрен алдым, кайда гына эшләсәм дә, бу һөнәр миңа тормышта бик кирәк булды...
Бер ел Яшел Үзәндә заводта эшләгәч, туган авылына кайта. Сөйки гипс заводына 5 нче разрядлы электрик булып урнаша. Аннары хәрби хезмәткә чакырыла, армия хезмәтен Свердловск өлкәсендә үтә. Армиядә радиотехник белгечлеге ала һәм баянда уйнарга өйрәнә.
Сөйкигә кайткач, клубта эшли, бер үк вакытта киномеханик белгечлеген дә үзләштерә, Кирельскийда яшәүчеләргә кино күрсәтә. Читтән торып, Мәскәү өлкәсе Загорск кинотехникумын тәмамлый. ТАССР кинофикация идарәсе аны башта Яшел Үзәнгә җибәрә, аннары 1967 елда Павел Михайловичны Кама Тамагы районы кинофикациясе директоры итеп билгелиләр.
– Ул чакта безнең районда андый җитәкче юк иде. Шуңа күрә күп нәрсәгә эш барышында үзлектән өйрәндем, - дип сүзен дәвам итте Павел Филатчев.
Узган гасырның җитмешенче еллары уртасында аңа янә эшен алыштырырга туры килә – техник яктан чыныккан белгечне төп навигация-техник инспекция җитәкчесе итеп куялар, анда ул 1980 елга кадәр эшли. Бу вакытта чәчү һәм урып-җыю эшләренә оператив җитәкчелек итү ихтыяҗы барлыкка килә – радиоэлемтә кыр эшләре хезмәтчәннәренең барысын да бәйләргә тиеш була, ә колхозлар ул чакта аз түгел – 20 була.
– Мин баштан ук һәр колхозга яңа радиостанция кую зарурлыгын шарт итеп куйдым, чөнки без таулы җирлектә урнашкан, тиешле пунктларда вышкалар торырга тиеш, - диде әңгәмәдәшем. – Барысы да килешенгәч, «Связькомпьютерсервис» оешмасына радио элемтәсе инженеры итеп кабул ителдем.
Павел Михайлович әлеге гади булмаган эшне дә бер дигән итеп башкара – монда аңа радиотехник белеме, хезмәт тәҗрибәсе һәм эш сөючәнлеге ярдәм итә.
Язмабыз герое төзегән исәп-хисаплар буенча урнаштырылган вышкалар, аның районны үстерүгә керткән өлеше турында искә төшереп, әле дә торалар. Павел Филатчев пенсиягә чыккач та 70 яшькә кадәр эшли, 90 яшендә дә ул актив тормыш белән яши – машина йөртә, иҗат белән шөгыльләнә.
Юбилее белән котлап, район башлыгы Наил Вазыйхов аңа: “Сез гаҗәеп хезмәт сөючәнлегегез, зирәклегегез, зур ихтыяр көчегез белән абруй казандыгыз, поселок халкының ихтирамына лаек булдыгыз...”,- диде. Бу сүзләргә өстәп, Павел Михайловичның бик ачык кеше булуын да әйтәсе килә.
– Менә татар көен уйнарга өйрәнәм әле, - диде әңгәмәдәшем һәм, нота дәфтәрен ачып, кулына баян алды. Аның озак яшәү серенең нәкъ менә һәрвакыт ниндидер яңалыкка өйрәнергә теләге һәм физик яктан да, иҗади яктан да бер урында тора белмәве булуына бернинди шигем калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев