Каратай чокыры сере
Тәтешнең туган якны өйрәнүче белгече Олег Евсеев шәһәр һәм район тарихыннан халык истәлекләренә һәм архив документларына нигезләнгән кызыклы фактлар җыя.
Район тарихындагы кызыклы эпизодларның берсен миңа Киртәле авылы кешесе Анатолий Борисов сөйләде. Бу хакта ул берничә тапкыр Мәскәү һәм Казан тикшеренүчеләренә сөйләгән. Алар мәгълүматны язып алган, фотога төшергәннәр, материалларны бастырып чыгарырга вәгъдә иткәннәр, ләкин язмалар беркайда да басылып чыкмаган. Ә Анатолий Михайлович фактлар онытылыр, юкка чыгар дип борчыла.
Яшүсмер чагында Анатолий Борисов «Кызыл байрак» колхозында авыл халкына бүлеп бирелә торган шикәр чөгендере кишәрлекләрен эшкәртүдә өлкәннәргә ярдәм иткән. Аны төрле басуларда эшкәртергә туры килгән: авыл зираты янында, Кадышево ягындагы басуда да һәм башкалар. Алар арасында «яратмаган» участоклар да булган – авылдан еракта, анда озак барырга кирәк, ә эш көне тәмамлангач, җилкәгә бер капчык чөгендер күтәреп кайтырга туры килгән. Шундый участокларның берсе Максимовка һәм Кошки-Новотимбаевка юнәлешендә Баба эрькане (Әби күле) булган. Ни өчен бу урынның шулай дип аталганлыгы турында кызыксынучан яшүсмер әнисеннән сораган. Әнисе аңа әбисе Анастасия Панкратовна Козлованың шул яклардан булуы турында әйткән. Чыннан да, Киртәле янында, күлдән ерак түгел Киртәле хуторлары (Түбән Тархан хуторлары да булган) дигән кечерәк кенә торак пункт бар икән, аның Настя әбисе дә нәкъ менә шуннан булган. Бу хуторларның чыннан да булганлыгы Сембер губернасы Сембер өязенең торак урыннары исемлеге белән раслана, һәм бу тарихи документ буенча хуторларда 8 йорт булган, аларда 14 ир-ат һәм 22 хатын-кыз яшәгән. Якында гына яңа Көлмәт авылы урнашкан.
Настя әбисе оныгына хутор янәшәсендә тагын кешеләр яшәгәнлеген, тора-бара аларның бу җирләрне ташлап китүе турында сөйләгән. Әбисе сөйләгәннәр аның хәтерендә яхшы сакланган, һәм шул вакыттан соң ярты гасыр узгач та, Анатолий Михайлович мәгълүматны бер вак-төяген дә төшереп калдырмыйча сөйли.
Бәянның төп эпизодына ачыклык кертик. Настя әби (Козлова Анастасия Панкратовна, 1910 елгы) Киртәле хуторларының күршесендә – ерганакта яшәгән халык турында үзенең әбисеннән белгән.
Анастасия Козлова 1910 елгы булгач, мөгаен, күрсәтелгән вакыйга XVIII гасырга карыйдыр. Тагын да төгәлрәк санны әлегә атап булмый.
Киртәле хуторлыларында яшәгәннәрнең сөйләве буенча, билгесез кешеләр Сембер (хәзерге Ульяновск) ягыннан килгәннәр һәм Киртәле елгасыннан ерак түгел коры чокыр янында үз торакларын төзегәннәр. Бу чокырлар элек-электән Каратай яки Каратай чокыры дип атала. «Килмешәкләр» аерым яшәгәннәр, үзләренең кызларын күрше авыл егетләренә кияүгә бирмәгәннәр, чит кәләшләрне дә алмаганнар.
Ләкин аларга Киртәле хуторындагылар белән аралашырга туры килгән, чөнки тегеләре дә, болары да бер урында көтү көткәннәр. Хуторлылар бу кавемнең көнкүрешен күзәткән, аларны борынгы мордва йолалары гаҗәпләндергән. Мәсәлән, мордвалар яңгыр чакыра торган булган. Бу мөһим моментны бәянда билгеләп үтик. Анатолий Михайлович Каратай чокыры янында яшәгән халыкның нинди милләттән булуын төгәл әйтә алмый, ләкин, мөгаен, мордва милләтенең бер төредер дип фаразлый.
Күченеп килүчеләр Каратай чокырларына ничек кинәт килеп урнашкан булсалар, шулай ук көтмәгәндә китеп тә барганнар. Анатолий Михайловичның агасы – Павел Андрианович Борисов (Анастасия Козлованың улы) әңгәмә вакытында аңлатканча, «каратай» сүзе «күченеп йөрүче» дип тәрҗемә ителә. Ул шулай ук Киртәле янында берничә чокыр барлыгы турында әйтте һәм аларның барысының да диярлек атамалары бар: Аю чокыры, Килдеш авылы юнәлешендәгесе Ыргак чокыры дип атала. Ә бу Каратай чокыры дип, күрәсең, «күченеп йөри торган» кешеләр исеме белән аталган.
Настя әбинең сөйләве буенча, беркадәр вакыттан соң, элекке «күршеләре» киткәч, хуторга ниндидер кешеләр килгән, алар Киртәле елгасы буенда Каратай чокырларында нинди халык яшәгәнлеге һәм бу халыкның ничек яңгыр яудырырга өйрәнгәнлеге һәм йолаларны белүе белән кызыксынганнар. Хутордагыларның элеккеге күршеләре барып урнашкан як кешеләр килгән булгандыр, мөгаен.
Анатолий Борисов сүзләренчә, Мәскәү тикшеренүчеләре аның белән бергә Каратай чокырлары янында булган. Тикшеренүчеләр төркемендәге бер хатын-кыз: «Шушы урында басып торам, ә гүя үземне Моркаратайда басып торгандай хис итәм. Монда барысы да Кама Тамагы районы Мордва Каратае авылындагы урынны хәтерләтә, шул ук чокырлар, елга...» - дип әйтеп куйган.
МОРДВА КАРАТАЕ
Бәлки, бу вакыйга Киртәлегә бару һәм Анатолий Борисов истәлекләре белән тәмамланыр иде, ләкин декабрьнең бер көнендә ул үзе редакциягә килде. Мордва Каратаеның мәдәният йортында Николай Балякаев төзегән карта барлыгы, анда елгаларның, күлләрнең, чокырларның, урамнарның атамалары язылганлыгы турында хәбәр итте. Тәтешленең аларны Киртәледәге объектларның атамалары белән чагыштыру идеясе барлыкка килгән. Ә бәлки, ниндидер уртаклык бардыр? Була калса, Каратай чокырларында бер гасырдан артык элек яшәгән читтән килгән кешеләр Кама Тамагыннан ерак түгел урнашкандыр дигән версиянең мантыйки нигезе булачак.
Тәтешлеләр Анатолий Михайлович белән бергә Мордва Каратаена барганнар. Аларны авыл клубы мөдире Ирина Окунева каршы алган.
Бу авылда яшәүчеләрнең телендә татар теленә охшаш сүзләр күп. Алар үзләре дә торак пунктның исеме татарча «кара» һәм «тай» сүзләреннән килеп чыккан дип уйлый. Ата-бабаларының кайчандыр Киртәледән ерак түгел яшәгән дигән версияне моркаратайлылар беркайчан да ишетмәгән. Ләкин алар әлеге торак пунктны каяндыр килгән кешеләр төзегән дигән фикерне дә кире какмадылар.
Моркаратайлыларның ата-бабалары Киртәледән килгәннәренә дәлил булып торган тагын бер факт бар. Бу мордваларның кайбер йолалары, мәсәлән, хатын-кызларның кырда яңгыр сорау йоласы.
Торак пунктларның атамаларында уртаклык табылмады. Мордва Каратае картасында татарча әйтелешле атамалар күбрәк. Мәсәлән, Каен-саз, Алан башы, хәтта Иделне дә моркаратайлылар нәкъ менә татарча атый.
– Безнең телдә бөтенләй таныш булмаган сүзләр дә бар, аларны бары тик әбиләребез генә белә иде, без аларны инде үз сөйләмебездә кулланмыйбыз, - диде Ирина Федоровна.
Клубта мордва-каратайлар сүзлеге саклана, анда татарчага гына түгел, мордва сүзләренә дә охшаш сүзләр очрый. Мордвалар белән уртаклык мифик затлар фольклорында да бар: урман, су, мунча хуҗалары. Тик аларны Киртәле мордвалары һәм мордва-каратайлар төрлечә атый. Моркаратайлылар, киртәлеләр кебек үк, Троицага йортларның тәрәзәләрен өрәңге ботаклары һәм яфраклары белән бизи.
Кунакларыбыз фикеренчә, алар күп кенә сорауларга төгәл җавап тапмаган. Мордва Каратаена нигез салучылар һәм Киртәле янындагы Каратай чокырларында яшәгән кешеләр бер үк халык булган дип ышанып әйтүе кыен, ләкин моны инкарь итеп тә булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев