Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кар десанты

Мул итеп кар яуганнан соң, Иске Казиле мәктәбенең «Беренчеләр хәрәкәте» махсус хәрби операция сугышчысының Каратал авылында яшәүче әнисе янына бардылар.

Кадрия Гатауллина утыз елдан артык Иске Казиле авыл җирлегендә секретарь булып эшләгән. Лаеклы ялга чыкканнан соң, Каратал авылында ялгызы гына яши. Кадрия Хасибулла кызы берничә ел эчендә ире Касыймны һәм юл-транспорт һәлакәтендә улы Алмазны югалткан.

Икенче улы Радик хәрби хезмәткә контракт төзегән. Авыр яраланганнан соң, ул 2025 елда демобилизацияләнгән. Хәзер госпитальдә тернәкләнү уза.

Иске Казиле урта мәктәбе укучылары ишегалдындагы карны көрәделәр һәм йорт яны территориясен кардан чистарттылар.

– Яхшы кәеф белән эшләдек, – диде мәктәп укучылары һәм хезмәттәше Фаил Яруллин белән Кадрия Хасибулла кызына ярдәм иткән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Габбасова. – Күп кенә пенсионерлар өчен бу кар көрәү генә түгел, өйдән чыгып, кибеткә бара алу өчен зур ярдәм.

– Укучыларыбыз зур волонтерлык эше алып бара, - диде Иске Казиле урта мәктәбе директоры Илшат Гыймранов. – Безнең мәктәпкә укучылар ун авылдан килеп укый, дәрестән тыш вакытта үз авылларындагы обелискларны җыештыралар, чишмәләрне төзекләндерәләр, өлкән яшьтәге ялгыз авылдашларына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәләр. Бу авылларда ярдәмгә мохтаҗ җиде гаилә яши һәм укучыларыбыз барысына да булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев