Капитан Корнишин һәрвакыт сафта
Июльнең беренче якшәмбесендә Россиядә Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне, ягъни, безнең яклардагыча әйтсәк, Елгачылар көне билгеләп үтелә.
Без Россиянең төп елгасы булган бөек Иделнең ямьле ярында яшибез, ә Куйбышев Затоны безнең районда хаклы рәвештә елгачылар бистәсе булып санала. Биредә яшәүчеләрнең күбесенең хезмәт биографиясе елга белән бәйле. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без әлеге бистәгә барырга булдык. Алар өчен елга флоты – хезмәт кенә түгел, гаилә тарихы да ул. Һәм менә шундый гаиләләрнең берсе – Ирина һәм Алексей Корнишиннар гаиләсе, алар инде 40 елга якын бергә, өстәвенә гадәти тормышта гына түгел, хезмәт тормышында да иңгә-иң куеп атлыйлар.
Судно төзүчеләр һәм елгачылар династиясе
- Минем гаиләдә судночылык эшенә берничә буын бәйле,- дип әңгәмәбезне башлады «Север-1» теплоходы капитан-механигы Алексей Корнишин. - Бабам Григорий Фомич Бөек Ватан сугышында Курск дугасында яраланган, аны сугыштан азат иткәннәр һәм ул үзенең туган ягы – Спас районына кайткач, суднолар ремонтлау заводына суднолар күтәрергә эшкә урнашкан. Аның янында ярдәмче эшче булып әбием Мария Павловна да эшләгән, ул безгә кайнар клепкаларны биреп торганы турында сөйли иде…
Әмма 1957 елда, Куйбышев сусаклагычы барлыкка килү сәбәпле, суднолар ремонтлау заводы, ә аның белән бергә Спас Затонында яшәүчеләр дә яңа урынга – Куйбышев Затонына күченәләр. Шулай итеп, Корнишиннар гаиләсе безнең якларга – Иделнең уң як ярына килеп урнаша.
-Әтием Виктор Григорьевич суднолар эшен Горький елга училищесына укырга кереп дәвам иткән, ул аны техник - судномеханик белгечлеге буенча тәмамлаган, - дип дәвам итә безнең әңгәмәне Алексей Викторович. - Әнием Галина Ивановна Горький радиотехник техникумын тәмамлаган һәм башта әтием белән флотта матрос булып эшләгән, ә 1974 елдан башлап, пенсиягә чыкканчы, Куйбышев Затонында элемтә үзәгендә хезмәт куйган. Әти исә 80 нче еллар башыннан 20 елдан артык Россия Елга регистры инспекторы булып эшләде. Агам Николай Корнишин да, Казан елга техникумын тәмамлап, механик, аннары флотны техник эксплуатацияләү цехы җитәкчесе булып эшләде.
Хезмәт һәм гаилә тормышының башы
Шул рәвешле, Алексейның балачагы да, яшьлеге дә тормышларының бер өлеше елга флоты белән бәйле булган кешеләр арасында үткән, шуңа күрә Затон мәктәбенең 10 сыйныфыннан соң егетнең Горький су транспорты институтына укырга керүе гаҗәп түгел.
- Ул вакытта елгачы һөнәре иң хөрмәтле һәм абруйлы һөнәрләрнең берсе булып санала иде, - ди Алексей Викторович. - Безнең сыйныфтан 1984 елда Горький институтына өч кеше укырга керде.
Язмабыз герое эчке су юлларында судно йөртергә өйрәнергә керешкән, ләкин бер елдан армиягә алынган. Аның хезмәте Ерак Көнчыгыштагы Кызыл Байраклы Тын океан чик буе округында узган. Монда әңгәмәдәшем булачак хатыны Ирина белән танышкан.
1987 елның декабрендә алар өйләнешкәннәр, ә бер елдан кызлары Марина туган.
Алексей Казан техникумында судно двигательләрен эксплуатацияләү хокукы булган техник-судно йөртүче белгечлеге буенча укуын дәвам иткән, аны 1992 елда тәмамлаган.
Яшь техник-судно йөртүче үзенең беренче гамәли тәҗрибәсен 1988 елда «Волгонефть-34» танкерында туплаган, анда ул рулевой-моторист булып эшләгән. Хатыны Ирина Юрьевна да, олы кызлары туганнан соң бер ел үткәч, хезмәт тормышын флот белән бәйләгән: суднода яхшы пешекче булу – бөтен экипажның эшкә яраклылыгының нигезе, һәм, әлбәттә инде, ирле-хатынлы Корнишиннар һәрвакыт бер-берсенә ышана алалар, ә бу җирдә дә, суда да мөһим...
Елгага һәм флотка мәхәббәт берләштерә
Ә 1992 елда Алексей инде өченче штурман, «Волгонефть-40» танкерында механикның өченче ярдәмчесе була.
– Остазым – капитан - механик Василий Данилович Вишняковны рәхмәт хисе белән искә алам, - дип дәвам итә әңгәмәбезне Алексей Викторович. – Аның җитәкчелегендә 8 ел эшләдем, аның ярдәме, киңәшләре, тәҗрибәсе мин яшь елгачы өчен бәһасез һәм бүгенге көндә генә түгел, киләчәктә дә бик файдалы булды. Ике ел мин ТРда “Волготанкер” ААҖ судноларының навигация компонентлары идарәсе җитәкчесе булып эшләдем, судно документлары, ремонт ведомостьлары белән эшләү, үз юнәлешем буенча еллык бюджетны төзү һәм планлаштыру, шулай ук идарә һәм капитаннар коллективында эшләү буенча зур тәҗрибә тупладым.
Алексей Викторович 90 нчы еллар ахыры һәм 2000 нче еллар башын искә төшерә, ул вакытта Затон утыз биш судно өчен тукталу урыны булган, алар анда чираттагы навигациядән соң кышлауга һәм ремонтка кайтканнар. Экипажлар ул вакытта 80% ка, ә кайчакта 90% ка җирле халыктан торган, һәм үзара ярдәмләшү аларның озак айлар дәвамында сулыкларда уңышлы эшләвенең нигезе булган.
- Бервакыт без капитаннарны «Волготанкер» ААҖ җитәкчелеге Кара диңгездә – Геленджикта җыйды, һәм бу очрашуны мин хәзер дә шатлык белән искә алам, - ди Алексей Викторович фотографияне күрсәтеп, анда капитаннар матур формада безнең елга флотын лаеклы тәкъдим иткәннәр. - Хәзер күпләр инде арабызда юк, ләкин бу – эшебезнең чын профессионалларыннан оешкан бердәм коллектив иде, барыбызны да елгага, флотка мәхәббәт берләштерде…
Кырымда хезмәт көннәре һәм форс-мажор
- Навигация апрельдә башланып, ноябрьдә тәмамлана иде, - ди Алексей Корнишин. – 2001 елга кадәр төньякка таба бардык: Чаллыда, Түбән Камада, Самарада, Ярославльдә, Кстовода, Әстерханда йөкне төядек, Петербургта, Кронштадтта, Петрозаводскида бушата идек. Соңыннан көньякка – Кавказ порты белән Керчь портына күчтек. Нефть продуктларын ташу белән шөгыльләндек. Кыскасы, география киң иде. Һәм шул ук вакытта бу елга буйлап романтик сәяхәт түгел, көндәлек хезмәт көннәре, айлар буена тышкы дөньядан аерылган команда алдында җаваплылык булды. Шуңа күрә флотта һәрвакыт су юлларында да, төяү һәм бушату пунктларында да килеп чыгарга мөмкин булган катлаулы хәлләргә түзеп тору һәм чыдам булу бик мөһим.…
Корнишиннар моңа бәйле рәвештә 2014 елда аларның «Механик Банатов» танкерының 53 көн буена Кавказ портында торганын искә алалар, чөнки шторм шартлары йөкне бушату өчен Керчька керергә мөмкинлек бирмәгән. Һава торышы җайлана гына башлауга, йөкне бушатуга соңыннан ремонтка китәчәк суднолар гына кертелгән.
- Азык-төлек, эчә торган су бетте, чөнки мондый тоткарлык булыр дип беркем дә уйламады, - дип искә ала Ирина Юрьевна, ул, пешекче буларак, көн саен 14 кешелек команданы ашатырга тиеш булган, ә азык-төлек бөтенләй диярлек калмаган.
Шул рәвешле декабрь, кыш җиткән, судноны Азовта кышларга калдырырга туры килгән, ә өйгә кайтканнан соң, март аенда танкерны барып алганнар.
Ел капитаны сакта тора
2020 елга кадәр Алексей һәм Ирина Корнишиннар гаиләсе бергә күп кенә су километрлары үткән һәм хәзер инде тиешле еллар буена хезмәт куйганга лаеклы ялда. Әмма «Волготанкер» хезмәт ветераны Алексей Корнишин, 2016 елда Россия судночылык палатасы үткәргән «Һөнәре буенча иң яхшы» бәйгесендә Ел капитаны дип танылган, ул әлегә кадәр штурвал артында. Ул нефть һәм нефть продуктларының агуны булдырмау һәм Бон киртәләрен кую өчен төзелгән судно «Север-1» нефть җыючы-бонопостановщигының капитан-механигы. «Транснефть-Прикамье» АҖ флоты базасы Кирельский авылы янында урнашкан, һәм су асты нефть үткәргечендә авария очрагында Алексей Викторович һәм аның командасы елга киңлекләренең экологик иминлеген тәэмин итә. Шулай итеп, элеккечә, ул флотка тугры хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев