Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камәрия Сөләйманова: «Кычыткан һәм алабута ашап исән калдык»

Быел апрель аенда аңа 85 яшь тулган, ул сугыш чоры һәм сугыштан соңгы буынның нинди сынаулар кичергәнен яхшы хәтерли.

Камәрия Сөләйманова 1938 елда Иске Казиле авылында туган, аның бөтен балачагы кычыткан, кузгалак һәм өшегән бәрәңге ашап исән калырга тырышудан гыйбарәт.

- Ул елларда яшьтәшләремнең күбесе кайсы ачлыктан, кайсы салкын тиеп үлде – сугыш китергән сынауларны кичерә алмадылар, - дип сөйли Камәрия Хәлил кызы. - Югалтулар күп булды һәм бу һәр гаиләгә кагылды.

Бер күзе сукыр булу сәбәпле, әтисен сугышка алмаганнар, аның каравы аның дүрт улы фронтка киткән, икесенә кире кайту насыйп булмаган – туган җирләре өчен гомерләрен биргәннәр. Исән кайтканнарның берсе генә пенсиягә кадәр яшәгән, әмма сугышта күзе яраланып, бер күзсез кайткан, ә икенчесе сугыштан кайткач, ике айдан соң вафат булган, сугыш җиле күп кенә гаиләләргә кагылган…

- Әниемнең дә 19 яшеннән үк сәламәтлеге белән зур проблемалары бар иде, - дип сүзен дәвам итте язмабыз герое. -  Ә колхозда иртәннән төнгә кадәр эшләргә кирәк, акча өчен дә түгел, эш көннәре өчен – ул вакытта хезмәт хакы түләнми иде. Өстәвенә, һәр гаиләдән салым – 250 литр сөт, 250 кг бәрәңге, 300 данә йомырка, 44 кг ит җыялар. Беренче тапкыр 12 сум пенсия алгач, әнинең ничек шатланганын гомердә онытмыйм…

Сугыш чорында әнә шундый чын фронт – тылдагы хезмәт фронты  булган, барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен башкарылган, һәм сугыштан соң, җимерелгән хуҗалыкны торгызуда зур көч куелган.

Камәрия Сөләйманова Иске Казиледәге башлангыч мәктәпне, аннары Балчыклыдагы җидееллык мәктәпне тәмамлаган, фермада эшләгән, аның бөтен гомере авыр хезмәт башкарып, авылда үткән…

-Балачагыбызда, яшьлегебездә,  әти-әниләребезнеке кебек үк, шатлыклы мизгелләр аз булды, - дип искә ала Камәрия Хәлил кызы. Бәйрәм көнендә ул район делегациясе белән бергә Кәрим Тинчурин исемендәге театрда булды. - Хәзер авылда да тормыш яхшы, Аллаһыга шөкер, барысы да бар. Туган җирдә тыныч яшәргә насыйп булсын, башка берни дә кирәкми…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев