Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагының "Салават күпере" исемендәге 1 нче номерлы балалар бакчасында "Туган тел" бәйрәме үтте

Балаларны милли гореф-гадәтләр белән таныштыру максатыннан бакчада төрле чаралар уздырыла. Шул исәптән, "Туган тел" бәйрәме үткәрү матур традициягә әйләнде.

Балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри. Әлеге бәйрәм чарасы - үзара дуслыкны, татулыкны тагын да ныгыту чарасы булып тора. Балаларда туган телгә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүгә Мурадимова А.И., Ханбикова Э.З., Ибатова Д.Ш. зур көч куя.

Бәйрәмдә балалар туган телләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, рус, татар халык биюләрен биеделәр. Бәйрәм барлык балалар һәм кунаклар башкаруында сөекле Тукаебызның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Туган телебезне онытмыйча, башка телләрне дә өйрәник, дус,тату яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев