Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кама Тамагында өч кадр мәсьәләсе хәл ителде

Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вакантлы вазыйфасына конкурс тәмамланды.

Бу вазыйфага 20 апрельдән Артур Гыйләҗев билгеләнде. Артур Илдус улы Кама Тамагы егете, аграр университетны тәмамлаганнан соң, районга кайткан, авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәсендә эшләгән, район башкарма комитетының икътисад бүлеген җитәкләгән. Аннары гаиләсе белән Казанга күчеп киткән, анда авыл хуҗалыгы техникасына бәйле коммерция өлкәсендә эшләгән.

- Бер ай элек миңа район башкарма комитетына кайтырга һәм яңа вазифада көчемне сынап карарга тәкъдим иттеләр, - ди Артур Гыйләҗев. - Мин тәвәккәлләргә булдым, конкурс сынауларын уздым һәм беренче көннән үк яңа эшкә чумдым.

«УЮТ» МУП директоры Сергей Иванов гамәлдәге гаскәрләрдә хезмәт итәргә карар кылганга күрә (хәзерге вакытта Сергей Владимирович пилотсыз очкыч белән идарә итү операторына укулар уза) оешмада җитәкче алышынды.

21 апрельдән «УЮТ» МУПны элек «Кама Тамагы» (“Наш дом”) идарәче компаниясен җитәкләгән Рамил Галимов җитәкли. Рамил Ирек улының коммуналь өлкәдә зур тәҗрибәсе бар. Төрле елларда ул «Коммуналь челтәрләр» АҖга җитәкчелек итте, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары булып эшләде, бу турыдан-туры коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсенә бәйле иде, идарәче компанияне нульдән төзеде. Аның бу өлкәдәге элемтәләре һәм белемнәре барлыкка килгән проблемаларны оператив һәм сыйфатлы хәл итү мөмкинлеге бирәчәк.

- Сез ничек уйлыйсыз, авылларны су белән тәэмин итүче оешма эшендә иң авыры нәрсә?

- Минем өчен бу эшчәнлек яңа түгел, нинди проблемалар белән очрашырга туры киләчәген яхшы аңлыйм. Минемчә, авылларны су белән тәэмин итүгә ташламалы тарифлар сәясәте акланмаган, чөнки район буйлап таралган торак пунктларда челтәрләргә һәм җиһазларга хезмәт күрсәтү күпкә кыйммәтрәк. Аварияне бетерү өчен анда төрле техниканы китерергә туры килә, ә аварияләрне бетерү һәм транспорт чыгымнары тарифларга кертелмәгән. Шуңа күрә мин беренче чиратта «УЮТ «МУП» ҖЧҖ хезмәтләрен күрсәтү буенча тарифларны яңадан карарга кирәк дип саныйм. Шулай ук барлык кулланучыларны яңа суүткәргеч линияләргә күчерергә кирәк. Авылларда еш кына суүткәргечләрнең яңасын да, искесен дә кулланалар. Нәтиҗәдә аварияләр кимеми.

Куйбышев Затонында зур эш башкарырга туры киләчәк. Биредә бөтен бистәне су белән бер суэтем башнясы тәэмин итә. Насос яначак һәм бөтен бистә сусыз калачак, ә насослар зур йөкләнеш аркасында даими янып торалар. Шуңа күрә төп бурыч – резев су башнясы урнаштыру. Гомумән, әлеге предприятиенең бурычлары һәм эше бик күп.

20 апрельдән «Кама Тамагы» идарәче компаниясен Роман Камалов җитәкли.

Роман Вильевич соңгы елларда металл лом җыю буенча шәхси фирмада эшләде. Ул махсус хәрби операциядәге сугышчыларга һәм халыкның ярдәмгә мохтаҗ булган башка категорияләренә ярдәм җыю буенча актив волонтер булып тора.

- Сез беркайчан да коммуналь хуҗалык белән шөгыльләнмәдегез, бу эшчәнлек өлкәсе сезнең өчен яңа.

 - Әйе, яңа эшкә өйрәнергә туры киләчәк. Ләкин Рамил Ирек улы беренче чорда ярдәм итәргә вәгъдә итте. Мин ышанам, идарәче компания коллективы эшне элекке режимда дәвам итәр.

 - Үз бизнесыгызны ташлыйсызмы, әллә ике фронтта да эшләячәксезме?

- Минемчә, ике юнәлештә тулысынча эшли алмаячакмын, шуңа күрә хәзер элеккеге эшемдә мине алыштырачак кешене эзлим. Мин профессиональ планда үсәргә һәм эшчәнлекнең яңа төрләрен үзләштерергә кирәк дип саныйм.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев