Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында Җиңү көненә бәйрәм программасы

9 Майда, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 78 ел булган көндә, районда әлеге мөһим вакыйгага багышланган чаралар узачак.

Иртәнге сәгать 9.00 дан Кама Тамагында Мәңгелек ут янында яшь армиячеләр һәм кадет мәктәбе укучылары почетлы каравылда торачак.

Сәгать 10.00 да Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар мемориалына чәчәкләр һәм веноклар кую тантанасы башланачак. Аннары бәйрәмдә катнашучы хезмәт ветераннары, район халкы һәм кунаклар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алачак, шуннан соң дәүләт флаглары һәм Җиңү байрагы чыгарыла.

Сәгать 10.30 да Кама Тамагы халкын Җиңү көне белән район башлыгы һәм бәйрәм кунаклары котлаячак. Чараның тантаналы өлешеннән соң «Бөек Җиңүгә багышлана» дигән концерт тәкъдим ителә.

10.00 нан 12.00 гә кадәр «Җиңү мәктәбе» күргәзмәсе оештырылачак.

Җиңү көненә багышланган «Затон – Кама Тамагы» йөгерешенең финишы Кама Тамагындагы обелиск янында 11.00 дән 11.20 гә кадәр узачак. Аннан спортчыларны бүләкләү тантанасы була.

15.00 дә теләгән һәркем легендар «Офицерлар» кинофильмын карый ала.

Традицион Җиңү автоузышы 12.00 дә башлана. Автоколонна Кирельский авыл мәдәният йорты янында 11.30 да җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев