Кама Тамагында Җиңү көненә бәйрәм программасы билгеле
Бәйрәм көне сәгать 8.00дә “Җиңү иртәсе” белән башланачак. Бер сәгать дәвамында район үзәге урамнары буйлап, репродуктор аша сугыш турындагы җырлар һәм котлаулар яңгыратып, автомобиль йөриячәк.
Сәгать 9.00 дан Мәңгелек ут янына яшь армиячеләр һәм кадетлар басачак.
Сәгать 9.00 дан 10.00 га кадәр РайПО мәйданында сугыш чоры җырлары яңгыраячак, бу вакытта тантаналы йөрештә катнашучылар җыелачак.
Сәгать 10.00.- РайПО мәйданыннан “Үлемсез полк” колоннасы хәрәкәте старт ала.
10.10 да бирегә машиналарда сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашканнарның тол хатыннары киләчәк.
10.15. тә мемориалга һәм Мәңгелек ут янына веноклар һәм чәчәкләр салу башлана.
10.50-11.07. РФ, ТР, район флагларын һәм Җиңү байрагын чыгару. Бер минут тынлык.
Каматамагылыларны һәм район кунакларын муниципаль район башлыгы Җиңү көне белән котлый.
Сәгать 11.10 да район мәдәният йорты мәйданында «Бу көннәрнең даны тынмас" дип исемләнгән театральләштерелгән сәнгати тамаша башлана. Ул “Җиңү көне” җырын күмәк башкару белән тәмамланачак.
10.00 нан 12.00 гә кадәр “Җиңү мәктәбе” күргәзмәсе – рәсемнәр, техника эшләнмәләре, сугыш турындагы китаплар белән танышырга, “Чемодандагы музей" экспонатларын карарга мөмкин булачак.
11.30 дан 12.00 гә кадәр Куйбышев Затоны-Кама Тамагы җиңел атлетика йөгереше финишы һәм катнашучыларны бүләкләү булачак.
Иртәдән сәгать 12.00гә кадәр мәйданда сәүдә рәтләре эшләячәк.
Кич белән сәгать 18.00 дән 20.00 гә кадәр район мәдәният йорты кинозалында "41 нең балалары" нәфис фильмын карарга мөмкин булачак.
Сәгать 19.00 дән 22.00 гә кадәр биредә «Җиңү оныкчыклары» иҗади марафоны, сәүдә рәтләре, «Шат май ае» бию мәйданчыклары эшләячәк.
Бәйрәм сәгать 22.00 дә зур салют белән тәмамланачак.
Бу көнне район активистлары – зур бистәләрдә яшәүчеләр традициягә әверелгән автоузышта катнашачак. Ул Куйбышев Затонындагы һәйкәл яныннан старт алып, Кирельский, Мордва Каратае, Кама Тамагы пунктлары аша үтәчәк. Автоузышта катнашучылар сугыш ветераны Николай Михайлович Макарычевны котларга сәгать 13.30 га Мордва Каратаена килеп җитәчәк. Бу вакытка бирегә муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов та киләчәк. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм кәефе булдырырга ярдәм итәчәк.
Икенче ветеран – Ногманов Вазыйх Җиһанша улын аның туган авылы Келәнчедә котлаячаклар. Бирегә шулай ук Наил Вазыйхов киләчәк, программаны җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев