Кама Тамагында гаилә көнен билгеләп үттеләр
8 июльнең җәйге җылы кичендә Туфан Миңнуллин исемендәге паркта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган җылы чара булып узды.
Бирегә район халкы һәм кунаклары – зур стажга ия гаиләләр, яшь гаиләләр, күп балалы гаиләләр җыелды. Балалар бик күп иде, алар өчен мәдәният бүлеге хезмәткәрләре мастер-класслар, ә яшьләр оешмалары уеннар һәм конкурслар үткәрде.
Район башлыгы Наил Вазыхов каматамагылыларны бәйрәм белән котлады.
- Бу иң якты һәм мөһим бәйрәм, чөнки гаилә безгә яшәргә һәм эшләргә, балаларны үстерергә көч бирә, аларның уңышларына сөенеп, оныкларыбызда дәвамыбызны күреп, гаилә тормышының чиксез икәнен аңлыйбыз.
Ул Тенеш бистәсендә яшәүче Носковларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды. Шулай ук сәхнәгә ике гаилә күтәрелде, алар быел гаилә юбилейларын билгеләп үтәләр. Кама Тамагыннан Закировлар гаиләсе – инде 50 ел, ә Бурнашевлар гаиләсе 40 ел бергә гомер итә. Сүз уңаеннан, гаилә башлыгы Александр Бурнашев махсус хәрби операция башлану белән хәрби хезмәткә контракт төзегән, әмма беркадәр вакыттан соң сәламәтлеге торышы буенча демобилизацияләнгән.
Ә менә бу бәйрәмнең герое булган тагын бер гаилә – Фатыйховлар. Күптән түгел махсус хәрби операция ветераны Альберт Фатыйхов гаиләсендә җиденче балалары туган. Ир белән хатынны район башлыгы гына түгел, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Ирина Кузиева җитәкчелегендәге махсус хәрби операция ветераннары да котлады.
- Бу безнең барчабызны да берләштерә торган иң җылы бәйрәм, чөнки без барыбыз да бер зур һәм нык гаилә. Һәм бүген без «кыр кардәшлеге» исеменнән Фатыйховлар гаиләсен котлыйбыз. Гаиләгез нык булсын, балаларыгызның шат тавышлары белән гөрләп торсын.
Бу кичне сәхнәдән матур җырлар, җылы котлаулар яңгырады, тирә-якта балалар уйнап йөрде. Җәйге җылы кичтә кояш барысын да җылытты, зур һәм уңайлы паркта һәркемгә урын табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев